Берләшү юлы. Болгарда «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивале узды

Тамырларга кайту. Үзебезнең кем булуыбызны, милли асылыбызны искә төшерер өчен ел саен меңләгән кеше Болгарга җыела. Быел биредә 16–18 августта «Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестиваленең икенче өлеше узды. Беренче көндә «Кара пулат» опера-легендасы күрсәтелде. Аны Татарстан Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев тә тамаша кылды.   

Фестивальнең беренче өлеше июль азагында Зөядә үткән иде. Анысында оештыручылар рухи музыка юнәлешенә басым ясаса, Болгарда игътибар күбрәк этник темага бирелде.

Тарихи җиргә килеп төшкәч тә, иң элек Ага Базар дип исемләнгән ярминкәне әйләнеп чыктык. Биредә Кукмара киез итекләре һәм башмаклары, Оренбург шәлләре, хәләл казылыклар, кипкән җиләк-җимеш, төрле халыкларның милли киемнәре бар иде. Осталар үзебезнең республикадан, Башкортстан, Удмуртия, Чувашия, Мордовия, Кострома һәм Самара өлкәләреннән килгән. Оештыручылар быел һөнәрчеләрнең азрак булуын әйтте.

Шулай ук фестиваль кысасында уктан атып карарга, коймак пешерергә, прәннек һәм чүлмәк ясауны үзләштерергә дә мөмкин иде. Болгар дәүләт тарихи-архитектура музей-тыюлыгында исә «Гарәби каллиграфия күргәзмәсе» эшләде. Аның белән Минтимер Шәймиев дә танышты. Күргәзмәгә куелган эшләр турында аның кураторы, рәссам-каллиграфист Гөлназ Исмәгыйлева сөйләде. Болар –  Владимир Попов, Нәҗип Нәккаш, Ришат Сәлахетдинов һәм Гөлназ Исмәгыйлеваның үзенең каллиграфик эшләре.

Татарстанның мәдәният министры Ирада Әюпова әлеге күргәзмәнең ерак үткәнгә мөрәҗәгать итүен әйтте.

– Үткәнне онытырга ярамый. Тамырларга, үзгәрешсез нәрсәләргә мөрәҗәгать итәсе килә. Тамырлар булса гына яңа үсенте барлыкка киләчәк, – диде ул.

Министр сүзләренчә, халыкларның рухи кыйммәтләрен яңартучы мондый фестивальләр алга таба да үткәреләчәк.

– «Яңарыш»  фондының миссиясе беркайчан да ремонт-реставрация эшләренә генә кайтып калмады. Төп бурыч һәрвакыт рухи үзәкләрне торгызу, рухи яңарыш булды, – дип өстәде Ирада Әюпова.

Фестивальдә илнең төрле төбәкләреннән кунаклар күп иде. 87 яшьлек Фәридә әби Чиләбе өлкәсеннән үк килгән.

– Казанда туганым тора, анда еш булабыз, ә Болгарда мин беренче тапкыр. Бер журналист кыз чакырды. Телевидениедән күрсәтәчәкләр ди, Аллаһ боерса. Болгарда үзеңне башкача, тарихка чумгандай хис итәсең. Әле Шәймиевне дә күреп сөйләшү бәхете елмайды. Күптәнге хыялым иде, – дип сөйләде әбекәй.

Кич белән «Россия рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» фестивален тантаналы рәвештә Минтимер Шәймиев ачып җибәрде.

– Бөек Болгар меңләгән хаҗиларны, туристларны үзенә тарта. Ә иң мөһиме – без халкыбыз тарихы һәм мәдәнияте белән кызыксынучы яшьләр булуына шат, – диде ул, тамашачыны сәламләп.

Дәүләт Киңәшчесе былтыр Болгар тарихи-археологик комплексында 800 меңнән артык кеше булганын билгеләп узды. Чагыштыру өчен: 2010 елда нибары 50 мең кеше булган.

– 2010 елда «Яңарыш» фондын гамәлгә куеп без Борынгы Болгар һәм Зөя утрау-шәһәрчеген төзекләндерергә алындык. 2019 елда халык ярдәме белән бу проектны башкарып чыга алдык. Былтыр «Эпос заманча укылышта» фестивален уздырган идек. Ул безне алга таба да бу юнәлештә эшләргә рухландырды. Тарихи ядкарьләрне торгызып, матди булмаган мәдәни мирасны – традицияләребезне, йолаларыбызны саклыйбыз, – дип сөйләде ул.

Заман таләбе. Минтимер Шәймиев быелгы фестивальнең «Россия рухи бердәмлеге – дөньяга юллама» дип исемләнүен әнә шулай дип атады.

– Татарстан соңгы елларда төрле зур чараларда халыкара аралашу мәйданчыгына әверелде, халыкара спорт уеннары да уза. Безнең фестиваль БРИКС илләре башлыклары саммиты алдыннан уза, – диде ул. – Хәзерге чынбарлыкта кешелек дөньясына уртак кыйммәтләргә игътибар бирергә, үзара хезмәттәшлек итәргә кирәк. Безнең фестиваль моның ачык мисалы булып тора. Ул илнең рухи бердәмлеген һәм халыклар арасында диалог булдыру мөмкинлеген күрсәтә.

Өченче ел рәттән Болгар фестивале «Кара пулат»сыз узмый. Ачылыш тантанасы быел да ачык һавада опера-легенданы күрсәтү белән тәмамланды. Аның нигезендә Аксак Тимер сугышчылары яндырган унике кыз турындагы татар риваяте ята. Опера өченче ел рәттән Кара пулат фонында – XIV йөздәге Алтын Урда архитектурасының уникаль һәйкәле – ЮНЕСКО Бөтендөнья мирасы объекты янында күрсәтелә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре