Берләшү. Киләсе атнада Болгарда зур фестиваль узачак

16-18 август көннәрендә Болгарда “Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестиваленең икенче өлеше узачак. Аның беренче өлеше июль азагында Зөядә үткән иде. Болгардагы чараның үзенчәлекләре турында матбугат очрашуында сөйләделәр.

Фестивальнең тантаналы ачылышы 16 августка билгеләнгән. Ул көнне 20:30 сәгатьтә ачык һавада “Кара пулат” операсын күрсәтәчәкләр.

– Әлеге фестивальнең атамасы ук фәлсәфи һәм тирән мәгънәгә ия. Бүгенге вазгыятьтә, Россия өчен катлаулы чорда бердәмлек аеруча зур әһәмияткә ия, – диде Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин.

Зөядә узган чарада рухи музыкага басым ясалган булса, бу юлы игътибар үзәгендә этник тема булачак. ““Россиянең рухи бердәмлеге – дөньяга юллама” фестивален оештыручы Татарстанның тарихи һәм мәдәни һәйкәлләрне торгызу республика фондының башкарма директоры Зөлфия Сөнгатуллина сүзләренә караганда, чара кысасында “Болгар риваяте” дип аталучы 8 серияле мультфильм күрсәтеләчәк.

– Аны тулысынчы “Яңарыш” фонды финанслады. Мультфильм балаларда тарихка кызыксыну уяту максатыннан тарихчылар белән бергә әзерләнде. Аны без Зөядә күрсәттек, Болгарда исә мультфильм буенча әзерләнгән китап белән танышып булачак, – диде ул.

Зөядә узган фестивальгә 20 меңләп кунак килер дип көткәннәр. Нәтиҗәдә, чарага 41 мең кеше килгән. Болгарга исә 35 мең кунак көтелә, ләкин бу сан ике мәртәбә артык булыр дип ышаналар.

Кунаклар өчен өч көн дәвамында иртәдән кичкә кадәр “Ага Базар” милли ярминкәсе эшләячәк, “Каләм-гарәби галәм” гарәп язуы күргәзмәсе оештырылачак. Болгар Дәүләт музей-тыюлыгы директоры Рамил Зиһаншин белдергәнчә, бу көннәрдә территориядәге барлык музейлар иртә таңнан һәм кичкә кадәр эшләячәк. Фестивальнең өч көнен дә күрергә теләүчеләр өчен кайнар су, душ, йокы өчен урыны булган чатырлы лагерь оештырылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре