Утка-газга күбрәк түли башлаячакбыз, хезмәт хаклары һәм керем арта, ил халкы кафе-рестораннарга йөрүдән туктамаячак... Россиянең Икътисадый үсеш министрлыгы 2026 елга әнә шундый фаразлар белән уртаклашты. Безне алда тагын ниләр көтә?
Киләсе елда ил халкының реаль кереме 2,1 процентка артачак. Аннан соң 3,5 һәм 3 процент күрсәткечләр фаразлыйлар. 2026 елның 1 гыйнварыннан Россиядәге минималь хезмәт хакы, 20,7 процентка артып, 27 093 сумны тәшкил итәчәк, дип белдерәләр министрлыкта. Шул ук вакытта илдә яшәүчеләр акчаны янга калдырудан бигрәк, аны тоту ягын карар дип ышаналар. Шулай булганда, җыеп барган акча өлеше 2028 елга кадәр хәзерге 10 проценттан 6,7 процентка кадәр кимеячәк, диелә фаразда.
Быел кулланучылар активлыгы 2 процентка арткан. Нигездә, товарлар һәм хезмәтләр хисабына. Икътисадый үсеш министрлыгы башлыгы Максим Решетников сүзләреннән аңлашылганча, аеруча җәмәгать туклануына карый торган өлеш зур. Россия халкы кафе-рестораннарга йөрүдән туктамас дип фаразлана. Ваклап сату әйләнешенең үсеше акрынайса да, җәмәгать туклануы базары 2026 елда – 4,8 процентка, 2027 елда 6,5 процентка кадәр артыр дип көтелә.
Министрлыкның инфляциягә бәйле фаразлары да бар. Хәзерге вакытта ул 8 процентны тәшкил итсә, киләсе елга 4 процент чамасы булыр дип көтәләр.
Дәүләт Думасының Икътисадый сәясәт комитетында белдерүләренчә, 2026 елда иң зур үзгәреш ТКХ тармагында булачак. Тик яхшы якка түгел. Шулай итеп, беренчедән, тарифлар без күнеккәнчә 1 июльдә түгел, 1 октябрьдә индексацияләнәчәк. Газ өчен түләү – уртача 9,6 процентка, электр энергиясе өчен 11,3 процентка артачак. Коммуналь түләүләр суммасының якынча 10 процентка артып килү ихтималы зур.
Ил халкының ут-газга түләргә акчасы булсын өчен, реаль хезмәт хакларын арттырырга телиләр. Киләсе өч ел эчендә 10 процентка артыр дип фаразлыйлар.
Хәзерге вакытта икътисадта кадрлар кытлыгы проблемасы кискен кала бирә. Һәм бу кытлыкны берничә елда гына тулысынча җиңә алмаска да мөмкиннәр. Әмма аны киметү өчен, алга таба да технологияләр үсеше исәбенә хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру, намуслы көндәшлеккә ярдәм итү һәм югары хезмәт хаклары икътисадына күчү юлын файдаланырга ниятлиләр. Сүз уңаеннан, 2025 ел нәтиҗәләре буенча, илдә эшсезлек күләме 2,3 процентны тәшкил итәргә мөмкин, дигән фараз да бар. Бу сан әле дә тарихи минимум булып кала бирә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез