Без җавап бирә алмаган сорау юк. Татарстанда контракт буенча хезмәт «кайнар линия»се ничек эшли?

Ярты елга – 26 меңләп шалтырату. 100 шалтыратучының 30ы – хатын-кызлар. Контракт буенча хәрби хезмәт «кайнар линия»сенең Татарстандагы үзәкләрендә эшләүчеләр журналистларга кайбер санлы нәтиҗәләр турында сөйләде. Көнне төнгә ялгап, татарстанлыларның һәр соравына җавап бирүче операторларның эшчәнлеге белән дә танышырга җай чыкты.

«Кайнар линия» ничек эшли? Билгеле булганча, Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларга Казан һәм Чаллыда урнашкан контакт үзәкләрендә эшләүче операторлар җавап бирә. Мондый үзәкләр март аеннан бирле эшли, һәм бүгенгәчә барлыгы 26 меңләп шалтырату кабул итәргә өлгергән. Бер операторга көн саен 50–70 мөрәҗәгатькә җавап бирергә туры килә икән.

– Иң еш сораулар: «Контракт төзегәндә нинди документлар кирәк?», «Кая мөрәҗәгать итәсе?», «Контракт буенча хәрби хезмәткә хатын-кызлар бара аламы?» һ.б. Моннан тыш, хәрби хезмәткәрләргә каралган түләүләр буенча да шактый сораулар килә. Безнең операторлар мөрәҗәгать итүчеләргә үзләре җавап бирә, кирәк икән, тиешле хезмәтләр белән тоташтыра, – дип аңлатты Клиентларга хезмәт күрсәтү бүлеге җитәкчесе Наталья Демьянкова.

Операторлар, сорауларга җавап бирер өчен, мәгълүматны махсус базадан таба икән.

– Бүгенгә кадәр без җавап бирә алмаган сорау, без хәл итә алмаган мәсьәлә очрамады. Бердәнбер искәрмә: контракт буенча хәрби хезмәткә китүчеләрнең хәзерге вакытта кайда булуын сораучыларга гына мәг

ълүмат бирә алмыйбыз. Аларны без Оборона министрлыгы белән тоташтырабыз, – ди Наталья.

1 июньнән экспертлардан гына торучы икенче линия эшли башлаган. 10 оператор-эксперт мөрәҗәгать итүчеләр, аерым алганда, контракт буенча хәрби хезмәткә китәргә карар кылучылар белән алар киткәнче элемтәдә тора.

Контракт буенча хәрби хезмәткә кагылышлы сорауларны 117 номеры буенча шалтыратып бирергә мөмкин. Тулырак мәгълүмат heroes-tatarstan.ru  сайтында да бар. Өлешчә мобилизация мәсьәләләре буенча исә 122 номерлы  «кайнар линия» эшли.

Кемнәр шалтырата ала? 117 «кайнар линия»сенә контракт буенча хезмәткә кагылышлы соравы булган һәркем шалтырата ала.

– Күпчелек шалтыратуларны Казан, Әлмәт, Чаллыда яшәүче 25–50 яшьлек ир-атлар һәм хатын-кызлардан кабул итәбез. Сүз уңаеннан, 100 ир-атка 30 хатын-кыз туры килә. Хәзерге вакытта хәрби хезмәттә булучыларның туганнары, якыннары да шалтырата ала, – дип аңлатты Наталья Демьянкова.

Мөрәҗәгать итүчеләр белән турыдан-туры эшләүче оператор иң еш бирелә торган сораулар турында сөйләде. Өлкән оператор Наталья ханым Тенькова «кайнар линия» эшли башлаганнан бирле шалтыратулар кабул итә.

– 30 яшьтән өлкәнрәк ир-атлар еш шалтырата. Күбесенчә контракт төзүнең тәртибен аңлатырга, түләүләр турында мәгълүмат бирергә туры килә. Күпләрне, контракт төзеп, хәрби хезмәткә киткәч, эш урыннары сакланып калу-калмавы борчый. Сакланып кала, дигәч, тынычланалар. 60 яшьлек һәм аннан өлкәнрәк ир-атлардан да мөрәҗәгатьләрне еш кабул итәргә туры килә. «Мине хәрби хезмәткә алырлармы икән?» – дип борчылалар. Сүз уңаеннан, аларга акча, түләүләр бер дә кызык түгел. Ватанпәрвәрлек күпкә көчлерәк үзләрендә, – дип сөйләде ул «ВТ» хәбәрчесенә.

Көннең икенче яртысында, йә булмаса ял көннәрендә шалтыратучылар күбәк икән.

– Без аларга тиешле мәгълүмат кына биреп калмыйча, соңыннан янә хәбәрләшәбез: хәрби комиссариатларга барып җиткәннәрме, тиешле документларын туплап бетерә алганнармы – барысын да белешәбез, – ди Наталья.

Билгеле булганча, Россиядә Кораллы Көчләргә контракт буенча хәрби хезмәткә алу дәвам итә. Килешү төзегән һәр кешегә бер мәртәбә 195 000 сум акча түлиләр. Ә махсус хәрби операция зонасында айлык түләү 204 000 сумнан башлана. Тулырак мәгълүматны биредән яки 117 номерына шалтыратып белешә аласыз.

Лилия Гыймазова

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре