Анда Россиянең 37 төбәгеннән, шул исәптән Татарстаннан да, 900 татар эшмәкәре катнашты. Җыенның пленар утырышында алар белән республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов та очрашты.
«Без сезгә таянабыз»
Утырышта Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов, иң элек кунакларны сәламләп, әлеге мәйданчыкка игътибарлары өчен рәхмәт белдерде.
– Бүген Россиядә 4200 татар авылы бар. Безнең нигезебез – шушы авылларда һәм шушы кешеләрдә. Без сезнең белән һәр очрашуыбызга шат. Әлеге җыен бик уңышлы эшләп килә. Бөтендөнья татар конгрессына әлеге чараны югары дәрәҗәдә оештырган өчен аерым рәхмәт, – диде Рөстәм Миңнеханов.
Ул билгеләп үткәнчә, бүген Россия ислам дөньясы белән актив хезмәттәшлек итә.
– Президентыбыз Владимир Путинның алдан күрү позициясе аркасында бүген Россия Ислам Хезмәттәшлеге Оешмасында күзәтүче булып тора. Без мөселман дәүләтләренең Россиядән йөз чөермәвен күрәбез. Партнерлар белән хезмәттәшлектә без ислам банкингы инструментларын һәм хәләл яшәү рәвеше индустриясен үстерәбез. Хәләл – экспорт өчен яңа мөмкинлекләр булдыра торган мөһим юнәлеш. Шулай ук «хәләл» темасы – KazanForum эшлекле программасында гадәттәгечә төп темаларның берсе, – дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов.
Форум делегатларына мөрәҗәгать итеп, ул аларга миллилекне саклауга керткән өлешләре өчен рәхмәт белдерде:
– Сезнең хезмәтегез безнең өчен үрнәк. Без Татарстанда яшибез, безнең өчен күп эшләрне башкару җиңелрәк. Сез – читтә. Аңа карамастан, сез үзегезнең эшегезне генә алып барып калмыйча, телне, динне, гореф-гадәтләрне саклауга зур көч куясыз. Шушы хезмәтегез өчен без сезгә бик рәхмәтле. Сез булмасагыз, татарлык булмый. Шуңа күрә без сезгә таянабыз һәм ышанабыз. Бергә-бергә милләтебезне, динебезне саклыйбыз һәм алга таба барабыз.
Чарада Аккредитация буенча федераль хезмәт җитәкчесе Дмитрий Вольвач та катнашты. Ул Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандарты буенча комитеты рәисе Габбас Шляпошниковка комитетны аккредитацияләү турында таныклык тапшырды. Ул үз чиратында Зеленодольск сөт эшкәртү комбинатына, «Чисто Фри» һәм «Итле-Китчен» компанияләренә «Хәләл» стандартына туры килү турында беренче сертификатлар бирде.
Казанга – яңа мөмкинлекләр артыннан
Пленар утырыш башланыр алдыннан Рөстәм Миңнеханов Россиянең төрле төбәкләреннән килгән эшкуарларның продукциясе һәм товарлары күргәзмәсен карады. Анда затлы ит ризыклары, бал, ярымфабрикатлар, милли кием, косметика, уенчыклар һәм башкалар тәкъдим ителгән иде. Узган еллардан аермалы буларак, быел биредә бакчачылык белән шөгыльләнүче эшмәкәрләрнең күплеге игътибарны җәлеп итте.
Башкортстан фермеры Миннәхмәт Назыйровның күргәзмәдә беренче тапкыр гына катнашуы түгел. 700 баш ат үстереп, 70 ләп төрдәге ризык ясап сатучы фермер өчен продукцияне урнаштыру авырлыгы булмаса да, Казанга бик теләп килүен әйтте.
– Бездә җитмешләп кеше эшли. Шөкер, җитә, кадрлар кытлыгы юк, чөнки аларга яхшы мөнәсәбәт, лаеклы хезмәт хакы түлибез. Җитештергән ризыкны сату белән бернинди дә авырлык юк. Без атна саен Татарстанга килеп кенә дә 5–6 тонна ризык сатып китәбез. Башка төбәкләр дә бик яратып ала. Чит илгә чыгару уе да бар, тик әлегә анысының эшләрен җайлап бетерергә кирәк, – ди Миннәхмәт Назыйров.
Төмән өлкәсеннән килгән Эльмар Ибуков урман нигъмәтләрен һәм участогында үстергән җиләк-җимешләрне җыеп эшкәртә.
– Безнең якларда урманнар бик бай. Халык аннан мүк җиләге, караҗиләк, гөмбә җыя. Без алардан берничә мең тонна сатып алабыз да эшкәртеп сатабыз. Хәзерге вакытта эко-продуктлар өчен комбинат төзибез, узган ел кипкән җиләкләр цехы эшли башлады. Үзебезнең участокларда да бакча җиләге, чия, карлыган, сырганак үсә. Урманнан эрбет чикләвеге, нарат күркәсен дә җыябыз. Мүк җиләге бик файдалы. Шуңа күрә кипкән җиләкне мәктәпләр бик күпләп ала, – диде Эльмар Ибуков. – Бу күргәзмәдә беренче генә тапкыр катнашабыз. Үзебезне башкаларга күрсәтергә, файдалы җиләкләребезне тәкъдим итәргә, киләчәктә зур оешмалар белән хезмәттәшлек итү мөмкинлеген карарга, башкалардан үрнәк алырга дип килдек.
Әти – малайга, малай әтигә үрнәк
Катнашучылар арасында кече бизнес вәкилләре, фермерлар, шәхси хуҗалыклар бар иде. Беренче көнне делегатлар тәҗрибә уртаклашты һәм авыл территорияләрен үстерүнең актуаль мәсьәләләре турында фикер алышты. Икенче көнне Тукай һәм Сарман районнарына барып, алдынгы хуҗалыклар белән таныштылар. Быел XVI Бөтенроссия авыл Сабан туе 27 июньдә Пенза өлкәсенең Кузнецк районындагы Дәхтәрни авылында узачак. Шуңа күрә әлеге төбәктән делегатлар аеруча күп иде.
Кунакларны Татарстан Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессының Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев сәламләде.
– Конгресс татар халкының каһарман шәхесләре истәлеген мәңгеләштерү эшен актив алып бара. Узган елларда гына да илебез буйлап (Мурманскидан алып Владивостокка кадәр, Якутиядән алып Ялтага хәтле) каһарманнарыбызга бюстлар, һәйкәлләр, элмә такталар урнаштырылды. Бу изге эшләр татарлар яшәгән җирлекләрдә милләтебезнең абруен күтәрүгә хезмәт итә. Конгрессның төп форумнарында төбәк татар иҗтимагый оешма җитәкчеләренә каһарман шәхесләрнең бюстларын тапшыру матур бер традициягә әверелеп килә, – диде ул.
Утырышта эшмәкәрләрнең авылны саклаудагы өлешләре турында күп сөйләделәр. Әйтик, Оренбург өлкәсенең Пономаревка районыннан килгән фермер Рәмис Җиһаншин авылларында сигез фермер һәм берничә эшмәкәр эшләвен әйтте. Аның сүзләренчә, аларның барысы да авыл тормышына үз өлешен кертә. Эшмәкәрләр һәм фермерлар ярдәме белән чишмәләр, авылга нигез салган Науруз бабай һәйкәле һәм мәчет төзекләндерелгән, мәдәни әһәмияткә ия объектлар каралган, яу кырында ятып калган сугышчыларга һәйкәл куелган, Сабан туйлары оештырылган.
Свердловск өлкәсенең Красноуфимск районыннан Таңсур Мәгәсумовның чыгышы да гадилеге һәм ихласлыгы белән истә калды.
– Без, авыл малайлары, матур итеп сөйләшә дә, кемнәргәдер ярарга тырыша да белмибез, эшли генә беләбез. Кечкенәдән эшләп үстек. Гомер буе күп итеп бәрәңге утырттык, бөтен эш безнең җилкәдә иде. Әниебез безне: «Эшләгән кеше генә дөньяда кеше була ул», – дип үстерде. Шуңа күрә туган авылымны, туган якларымны бернигә дә алыштырмыйм. Мәктәпне тәмамлагач, агрономлыкка укыдым да, авылга эшкә кайттым. 1990 нчы елларда совхозыбыз таралды, җирләр хуҗасыз калды. 2007 елда 48 гектар җир алып, хуҗалык оештырдым, бер тракторым бар иде. Сатып алганда, хуҗалык ташландык хәлдә иде, халык та ышанмады, белгечләр дә юк иде. Эш башлаган вакытта бик авыр булды. Шөкер, ул чагында дуслар булышты. Бүген 1100 гектар сөрүлек җиребез, 19 техникабыз бар, 2500 тонна ашлык җыеп алабыз. Уңышлар да зур, – диде Таңсур Мәгәсумов.
Фермер үзенең эшен улы белән бергә алып барса да, авылларның картаюына, яшьләрнең шәһәргә китүенә борчылуын әйтте.
– Безнең районда сәнәгать оешмалары күп, шунлыктан яшьләр шәһәргә йөз тота. Авылда мәктәп ябылды, унөч бала күрше авылга йөреп укый, – диде ул. – Балалар бакчасында дүрт бала калды, авылда клуб, ФАП һәм кибет бар. Ничек тә авылны саклап каласы иде. Улым шәһәрдәге яхшы эшен калдырып кайтса да, минем ярдәмнән башка булмый әле. Мин үз тәҗрибәм белән уртаклашам, ә ул мине яңа технологияләр кулланып эшләргә өйрәтә. Эшебез бергә-бергә шулай бара.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Кече һәм урта эшкуарлык һәм шәхси эшкуарлык башлангычларына ярдәм күрсәтү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез