Октябрь аенда Казан почта-телеграф округы ачылганга 150 ел булды. Бер караганда, тарих өчен күп вакыт та түгел кебек, әмма бу өлкәдәге үзгәрешләрнең чиге-чамасы юк. Ерак китмичә, соңгы елларны гына алыйк: моннан 20 ел элек Лаеш районының Столбище авылында (элеккеге район үзәге) яши башлаганда, нәкъ элеккечә урам буйлап хат ташучы йөри иде әле, ә хәзер, гомумән, почтасы да, бинасы да юк. Белгәнебезчә, элемтәсез, хат ташучысыз калган мондый торак пунктлар бихисап.
Мәктәптә укыган елларда әнием хат ташучы иде һәм бу эшнең мәшәкатьләре нигездә балаларга йөкләнде. Шуңа күрә әлеге һөнәрнең бөтен нечкәлекләренә кадәр белә идек. Шуңадыр инде, архив материаллары белән танышкач, почта эшенең тарихы да кызыклы тоелды.
Россиядә почта XVII гасырда ук барлыкка кигән. Башта хөкүмәт боерыкларын бер урыннан икенче урынга махсус чапкыннар ташыган. Соңрак кайбер шәһәрләр һәм авылларга бу максатлар өчен атлар һәм ямчылар тотарга йөкләмә бирелгән. Шулай итеп, беренче почта станцияләре барлыкка килгән. Шул ук документта 25–30 чакрым саен биш аты булган почта станнары төзергә кушылган. Екатерина II указы белән почта юллары өяз шәһәрләрен дә тоташтырырга тиеш булган. Баштарак почта хезмәтләре өчен крестьян йортларын яраклаштырганнар. Смотритель вазыйфасындагы кеше бу хезмәткә яза белә торган, тәртипле хезмәткәрләр сайлаган, атларны караган, йөкләрне тикшергән, посылкаларның, хатларның вакытында китүен тәэмин иткән.
Император Николай I дә почта эшен яхшырту йөзеннән үзгәрешләр керткән. Россиядәге барлык почта учреждениеләре 11 округка бүленгән. Казан губернасы үзәге Түбән Новгородта булган өченче округка кергән. Губерналарда исә почта конторалары барлыкка килгән. Соңрак округлар бетерелгән һәм һәр губернада почта белән идарә итүчеләр вазыйфасы кертелгән.
XIX йөз урталарында дәүләт почтасыннан тыш ирекле почталар да эшләгән. Моның өчен почта департаменты җитәкчелеге корреспонденцияләрне тарату өчен аерым бер кеше яки төркем белән контракт төзегән. Шуннан соң ирекле почта белән шөгыльләнүче үзе ямчылар һәм атлар яллаган. Ә почта йортлары казнаныкы булып, җылыту, яктырту эшләре дә казна хисабына алып барылган.
1868 елда Казан губернасындагы 47 станциянең 22 се шәхси кулларда булган.
Баштарак почта күбрәк хөкүмәт учреждениеләре, сәүдә-сәнәгать предприятиеләре документлары белән эш йөртсә, XIX йөз ахырына, киресенчә, корреспонденцияләрнең күбесе кешеләрнеке була. Нәкъ шул вакытта почта аша акча җибәрү, төрле фәнни-популяр журналларны яздырып алу мөмкинлеге дә туа.
1866 елда Казанның үзендә шәһәр почтасы барлыкка килә. Башта аны төрле котлаулар, чакырулар тапшыру өчен кулланалар. Аннан рәсми һәм шәхси хатлар, газеталар җибәрә башлыйлар. Халык күп яши торган урыннарга почта ящиклары куела. Бу чорда почта элемтәсе шулкадәр зур үсеш ала ки, хәтта шәһәрдә бер исемдәге урамнар булу, кайбер йортларга номерлар куелмау да комачаулый алмый.
XIX йөзнең икенче яртысында Казанда телеграф барлыкка килә. Беренче станция Грузинская (бүгенге Карл Маркс) урамында төзелә, Россиянең үзәк өлешен Урал һәм Себер белән тоташтыра. Тора-бара аны үстерергә кирәклеге ачыклана. Телеграф станцияләре Бишбалта, Ягодный, Игумново бистәләрендә барлыкка килә. Соңрак телеграф аппаратлары Мурзиха, Тәтеш, Чистай һәм башка урыннарда куела. Казан губернасындагы телеграф линияләренең озынлыгы 1184 чакрымга җитә.
Ул чорда телеграф элемтәсенең ни дәрәҗәдә кирәклеген түбәндәге саннар дәлилли.
1866 елда Казан станциясе аша 1213 хәбәр, телеграмма, уведомление җибәрелә. Аларның күбесе Санкт-Петебургка, Мәскәүгә, якын-тирәдәге Сембер, Алабуга, Пермь, Түбән Новгород шәһәрләренә китә. Шулай ук Одесса, Варшава, Рига шәһәрләренә дә юл ала. XIX гасыр ахырына Казан телеграф аша бөтен дөнья белән элемтәгә керә ала. 1895 елда Казан телеграфы Европа, Азия, Африка һәм Төньяк Америка континетларына кергән 21 илдән 2369 телеграмма ала һәм 20 илгә 1205 телеграмма җибәрә.
1885 елда Россиядә элемтә эшләре тагын зур үзгәрешләр кичерә: почта-телеграф округлары оештырыла. Аның чикләрен Эчке эшләр министрлыгы билгели. Казанга бу яңалык шул елның октябрь аенда килеп җитә. Казан һәм Нократ губерналары составында беренче класслы почта-телеграф округы төзелә. Соңрак аңа Сембер губернасы да кушыла. Почта-телеграф округы төзелү Казан губернасында элемтә эшләрен тагын да ныгыта. 1913елда губерна территориясендә 45 почта станциясе була. Даими төстә ярминкә үткәрүчеләр үтенече буенча да төрле торак урыннарда почта бүлекләре ачыла. XIX гасыр ахыры – XX гасыр башында элемтә бик нык үсеш ала. Соңрак исә сәясәткә бәйле рәвештә тоткарлыклар килеп чыга.
Әмма нинди генә үзгәрешләргә дучар булуына карамастан, чапкын атлардан башланган почта элемтәсе безнең көннәргә кадәр килеп җиткән. Дөрес, хәзерге технологияләр үсеше заманында телеграмма җибәрүләрнең дә, документларны ниндидер ысуллар белән юллауның да кирәге юк. Хат та язмыйбыз без хәзер. Күңелне борчыган бер нәрсә генә кала: газета-журналларны абунәчеләр кулына алып барып җиткерү. Кызык, уйлап карасаң, элемтә өлкәсендә гасырлар буена әллә ни үзгәреш кичерә алмаган бердәнбер юнәлеш булып калган икән бу. Һәм, халыкны бөтенләй газета-журналлардан биздермәс өчен, тагын бер кат «Нәрсә эшләргә?» дигән сорау килеп туа.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез