Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгын бәйрәм иткән агымдагы елда галимнәр дә, экспертлар да, Сталинград сугышының мөһимлеген ассызыклап, бу темага кабат-кабат әйләнеп кайттылар. Шиһабетдин Мәрҗани исемендәге Тарих институты директоры Радик Салихов белән без дә шул вакыйгаларны барладык.
– Радик Римович, 1941–1945 елларда совет власте тарафыннан йөзләрчә норматив актлар кабул ителгән. Алар арасында Сталинград сугышына кагылышлылары да байтак. Экспертлар тарафыннан бу сугыш илебез өчен генә түгел, ә бәлки бөтен дөнья өчен иң мөһим вакыйгаларның берсе дип санала. Ни өчен?
– 1942 елның 17 июленнән 1943 елның 2 февраленә кадәр дәвам иткән Сталинград сугышы 200 көн һәм төн бара. Ул Бөек Ватан сугышындагы иң зур бәрелешләрнең берсе була. Сугыш 100 мең кв. км мәйданлы территориядә бара, фронт сызыгының озынлыгы 400 дән алып 850 километрга кадәр сузыла.
1942 елның җәендә немец командованиесе СССРның көньягында совет гаскәрләрен тар-мар итеп, Кавказдагы нефть районнарын һәм Дон, Кубань буйларындагы уңдырышлы авыл хуҗалыгы җирләрен кулга төшерергә җыена. Сталинградка һөҗүм итү өчен Фридрих Паулюс командалыгындагы кыр армиясе һәм 4 нче танк армиясе тәгаенләнә. Ә безнең яктан дошманга каршы Сталинград, Көньяк-Көнбатыш, Дон фронтлары, Воронеж флотилиясе, һава оборонасының Сталинград корпусы каршылык күрсәтә. Бу көч белән армия генералы Георгий Жуков һәм генерал-полковник Александр Василевский җитәкчелек итә.
Немец гаскәрләре безнекеләргә караганда сан ягыннан – 1,7 тапкыр, артиллерия һәм танклары – 1,3 тапкыр, самолетлары 2 тапкыр артыграк була. Шулай булуга карамастан, дүрт ай эчендә совет гаскәрләре немецларны туктатып кына калмыйлар, ә бәлки контрһөҗүм өчен барлык шартларны тудыралар.
1942 елның 19 ноябрендә «Уран» исеме астында стратегик басып алу операциясе башлана. Дошман гаскәрен ике төркемгә бүлеп, камалышка алалар һәм юк итәләр. Дошманның гомуми югалтулары 1,5 миллионга җитә. Хәтта Германиядә сугыш башланганнан бирле беренче тапкыр траур игълан ителә. Сталинград сугышы вакытында немец гаскәрләре уртача фронтта хәрәкәт итүче көчләренең 25 процентын югалта.
Безгә дә җиңү җиңел бирелми. Сталинград янында 480 мең кеше һәлак була, 500 меңе яралана.
Сталинград сугышы, чыннан да, Бөек Ватан сугышындагы иң зур борылыш була, ягъни җиңүне совет гаскәрләре яулыймы, әллә инде ул Гитлер нацизмы ягында булачакмы – шул сорауга җавап табыла. Фашистлар моңа ныклап әзерләнәләр, чөнки Мәскәү янында җиңелгәннән соң җимергеч ыргылыш кирәк була. Алар моның өчен нәкъ менә Сталинградны сайлап алалар. Идел буенда барган бу сугышларда барлыгы ике миллионнан артык кеше һәлак була. Сталинград сугышының иң төп моментларыннан берсе – Паулюс армиясенең камалышка эләгеп, командирларының әсирлеккә төшүе. Нюрнберг процессында ул мондый сүзләр әйтә: «Сталинград сугышына кадәр камалышта совет гаскәрләре генә кала иде, ә монда «төз һәм җиңелү белмәс» дип саналган Германия гаскәрләре беренче тапкыр кайнап торган казанга эләктеләр».
– Әгәр дә бу сугышта Германия җиңеп чыкса, ниләр булырга мөмкин иде, ягъни фашистлар нәрсәгә өметләнә алган?
– Экспертлар фаразлаганча, әгәр немецлар Сталинградны басып алган булсалар, мөгаен, моңа кадәр шактый сак кыланган Япония икенче фронт ачар иде. Шулай ук Гитлер ягына Төркиянең кушылып китү мөмкинлеге дә була.
– Совет гаскәрләре нәрсә хисабына җиңү яулыйлар?
– Нәкъ менә 1942 елда безнең икътисад танклар җитештерү өлкәсендә бик югары уңышларга ирешә. Сталинград сугышын кайберәүләр Куликово кыры белән тиңлиләр. Бу орышларның икесендә дә безнең гаскәрләргә инде берничек тә сындырырга мөмкин саналмаган көчләр белән очрашырга туры килә. Шуңа күрә һәрбер кеше бу вакыйганың зур борылыш икәнлеген аңлый. Галимнәр тагын бер сәбәпне аерым алып күрсәтәләр. Иосиф Сталин совет гаскәрләренең контрһөҗүмен башта 19 июльгә кадәр кичектермәкче була. Чөнки һава торышы бик начар булганлыктан, самолетлар белән ярдәм итү мөмкин булмый. Әмма бу фикереннән баш тарта, нәтиҗәдә немецлар ниятләгән тагын бер танк дивизиясен кертергә өлгерми калалар. Әгәр өлгергән булсалар, Сталинград сугышы ничек тәмамланыр иде – монысын әйтү кыен. Дөрес, төрле язмышлар хәл ителгән мондый нюанслар бер генә түгел, алар шактый була. Әлбәттә инде, совет кешеләренең батырлыгын, милләтпәрвәрлеген берничек тә инкарь итеп булмый.
– Сталинград сугышында беренче тапкыр яңа документ – Пехотаның хәрби уставы да кулланыла. Бу ни дигән сүз һәм ни дәрәҗәдә ярдәм итә?
– Бу – Бөек Ватан сугышының тарихи документларыннан берсе. Дөрес, аның искесе тыныч вакытта эшләнгән була инде, яңасына төзәтмәләр генә кертәләр. Иң зур вакыйга буларак, анда СССР җитәкчелегенең позициясе күрсәтелә. Ул түбәндәгечә була: сугышны устав нигезендә генә алып барырга ярамый, кирәк чакта командирлар инициатива күрсәтергә тиеш. Нәтиҗәдә сугышчыларның, Кызыл Армия командирларының күрсәткән батырлыклары моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә була. Бу – тарихи чынбарлык. Шуны истә тотып, сугыш тәмамлангач та, армияне җайга салуга бәйле эшләрдә күп вакытта хәрби тәҗрибәсе булган командирларның сүзләренә колак салалар.
Сталинград сугышы вакытында күрсәткән батырлыклары өчен 55 хәрби часть орденнар белән бүләкләнә, 213 е гвардия исемен ала. 112 совет солдаты һәм офицерына Советлар Союзы Герое исеме бирелә, уннарча мең сугышчыга хөкүмәт бүләкләре тапшырыла. «Сталинградны саклаган өчен» медале белән шәһәрне саклаган 750 меңнән артык кеше бүләкләнә.
1965 елның 8 маенда Сталинградка герой-шәһәр исеме бирелә.
Хәрби Дан клубы җитәкчесе Михаил Черепанов:
– Сталинград сугышында Татарстанда туып үскән, яшәгән йөзләрчә кеше катнаша. Контрһөҗүмдә Татарстанда формалашкан 91 нче танк бригадасы танкчылары аеруча батырлык күрсәтә. Сталинград сугышларында катнашкан Минзәлә егете Борис Шульгин, Казан егете Василий Гордов Советлар Союзы Герое исеменә лаек булалар. Тагын 12 татарстанлы Дан орденының тулы кавалерлары була. Казандагы Хәрби Дан клубы мәгълүматларына караганда, бүгенге Волгоград өлкәсе территориясендә Татарстаннан 7040 солдат һәм офицерның җирләнгән урыннары билгеле. Сталинградның үзендә бу сан - 894. Гомумән, бу сугышта 23 мең татарстанлының ятып калганлыгы билгеле, 520 кеше әсирлеккә төшкән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез