19 май – СССР дигән илдә пионерия, рәсмиләштереп әйткәндә, Владимир Ильич Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы көне иде. Бәйрәмнәр ничек кенә алышынып, үзгәреп торса да, совет мәктәпләрендә кызыл галстук тагып, горурланып йөргән балаларның хәтереннән беркайчан да җуелмый торган көн ул.
Бүген бу көн Балалар оешмалары көне дип атала. Әмма ул дәүләт тарафыннан билгеләнгән рәсми дата түгел. Шуңа күрә Россиядәге истәлекле даталар исемлегенә кертелмәгән. Күп җирләрдә аны барыбер иске гадәт буенча әле дә Пионерия көне дип йөртәләр.
Тарихы
Пионерия көненә бу дата очраклы гына сайланмаган. 1922 елның нәкъ менә 19 май көнендә ВЛКСМның Бөтенроссия конференциясендә пионер отрядлары төзү турында карар кабул ителә. Дөрес, бу идея өр-яңа булмый. Россия империясендә инде XX гасыр башында ук Бөекбританиядәге берләшмәләргә охшаш беренче скаут отрядлары төзелә. Бу отрядларда 50 меңгә якын бала һәм яшүсмер санала. Әмма яңа хөкүмәт 1919 елда бу оешмаларны тарката. Нарком урынбасары Надежда Крупская пионер хәрәкәтен төзү эшен тәкъдим итә. Ул аның инициаторы булып та санала.
Россиядәге скаутлар хәрәкәтенең идеологы Иннокентий Жуков скаутларның «Һәрвакыт әзер!» дигән шигарен калдырырга һәм яңа оешманы «пионерлар»(француз теленнән «беренчеләр» дигән сүз) дип атарга тәкъдим кертә. Балаларны отрядларга бүлү, төрле традицияләр, галстук, значок, быргы, барабан кебек символикалар да – барысы да скаутларныкы. Аларда галстук яшел төстә булса, пионерлар кызыл төстәгесен тагалар. Пионер оешмасының үз гимны да барлыкка килә. Җырның беренче сүзләрен булса да хәтерлисездер әле: «Взвейтесь кострами, синие ночи! Мы пионеры, дети рабочих». Аның көен пианист Сергей Кайдан-Дешкин, сүзләрен шагыйрь Александр Жаров язган.
1922 елның октябрендә пионер отрядларын коммунистик балалар оешмасына берләштерәләр. Ул вакытта бу оешма «Спартак исемендәге яшь пионерлар» дип йөртелә. 1924 елның гыйнварында, Ленин үлгәннән соң аны юлбашчы исеменә алыштыралар. Соңгы көннәргәчә сакланган рәсми атамасы – В.И. Ленин исемендәге Бөтенсоюз пионерлар оешмасы 1926 елда гына пәйда була.
Асылы
- 70 ел буена пионерлар оешмасына 9 дан 14 яшькә кадәр булган балаларны һәм яшүсмерләрне кабул итәләр. Пионерлар төрле смотрларда, металлолом, макулатура җыю кебек өмәләрдә, спорт уеннарында катнашалар, тимурчылар хәрәкәте җәелдерәләр. Мәсәлән, «Аҗаган» дип аталган хәрби-спорт уены мәктәпләрдә әле бүген дә үткәрелә. Календарьда пионерларның берничә әһәмиятле датасы була. Беренчесе – 22 апрель, Ленин туган көн. Нәкъ шул көнне гадәттә тантаналы төстә пионер сафына кабул итәләр. Пионер антын әйткән балага югары сыйныфта укучылар пионер галстугы белән значок тапшыралар. Әлбәттә инде, төп бәйрәм – 19 майда. Бу көнне күп җирләрдә, хәтта авылларда да парад оештыралар. Мәскәүдә Кызыл мәйданда беренче марш 1924 елда үткәрелә. 1982 елда, оешманың 60 еллыгы уңаеннан, аларны трибунадан политбюро әгъзалары, КПСС һәм ВЛКСМ Үзәк Комитетлары секретарьлары котлый.
Бүген
- Пионерлар оешмасы 69 ел яши. 1991 елда СССР таркалганда пионер хәрәкәте белән идарә итә торган ВЛКСМ, шуның белән бергә пионерлар да юкка чыга. Әмма кайбер традицияләр әле дә дәвам итә. Балалар оешмалары көнен 19 майга билгеләү үзе үк шул хакта сөйли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез