• Фото: radio1.ru

"Без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз": контракт төзүчеләр 1 миллион 705 мең сум алачак

1 августтан Россия Президентының контракт төзүчеләргә бирелә торган түләүне арттыру турындагы карары үз көченә керде. Моңа өстәп, республикада төбәк дәрәҗәсендәге ярдәм чараларын озайту турында да игълан иттеләр. Шул рәвешле,   Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр бирелә торган акчалата түләү күләме 1,7 миллион сумга кадәр җитте.

2024 елның 1 августыннан билгеләнгән яңа түләүләрне дә исәпкә алып, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзүчеләр бер тапкыр 1 миллион 705 мең сум ала башлаячак. Түләү күләме арту Россия Президенты Владимир Путинның федераль түләү турында яңа указына бәйле. Аның нигезендә, 1 августтан ел азагына кадәр махсус хәрби операция зонасында хезмәт итү өчен контракт төзүче хәрбиләргә федераль үзәктән бер тапкыр бирелә торган түләү күләме 400 мең сум (элеккеге 195 мең сум урынына. – Ред.) тәшкил итәчәк.

Владимир Путин төбәк җитәкчеләренә мөрәҗәгать итеп, федераль ярдәмгә урыннардан тагын 400 мең сум өстәп түләргә дә киңәш итте. Татарстанда исә Россия Президенты бу мәсьәләгә игътибар иткәнче үк, бу елның июленнән моннан да күбрәк – 1,005 миллион сум акча түлиләр. Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов әнә шундый карар кабул итте.

– Өстәмә кызыксындыру чарасы буларак, контракт буенча хезмәт итүчеләргә каралган республика түләвен тагын 500 мең сумга арттырырга карар кылдык. Без моны эшләмичә булдыра алмыйбыз. Хәрбиләр турында без һәрвакыт истә тотарга тиеш. Алгы сызыктагылар гаиләләре турында кайгырмаска тиеш, һәм бу – безнең бурыч, – диде ул.

Баштарак, Татарстанда арттырылган түләү 2024 елның 31 июленә кадәр контракт төзүчеләргә бирелә, дип игълан итсәләр, хәзер аны 20 августка кадәр озайту турында карар кабул ителде. Республика шәһәр һәм районнарының да үз ярдәмнәре бар. Шул рәвешле Татарстанда контракт төзүчеләргә бер тапкыр түләү күләме 1,7 миллион сумга җитәчәк (Татарстан Республикасыннан – 1,005 миллион сум, Оборона министрлыгыннан – 400 мең сум, муниципаль берәмлекләрдән – 300 мең сумга кадәр). Илнең башка төбәкләре белән чагыштырганда, Татарстанда РФ Оборона министрлыгы белән контракт төзергә теләүчеләргә ташламалар һәм социаль түләүләр ике-өч тапкыр күбрәк.

«Форпост» үзәге җитәкчесе Тимур Камалетдинов әйтүенчә, бер тапкыр бирелә торган түләү контрактчыларга өйдәгеләр өчен тыныч күңел белән хәрби хезмәткә китү мөмкинлеген тәэмин итә. «Түләүне арттыруны хуплыйм. Бу өйдәге барлык мәшәкатьләрне хәл итеп, тыныч күңел белән хәрби хезмәткә китү мөмкинлеген бирә. Ул әлегә контракт төзергәме, юкмы дип икеләнүчеләргә дә яхшы кызыксындыру чарасы булып тора», – ди ул.

Татарстанда контракт буенча хәрби хезмәткә китү өчен документлар рәсмиләштерергә бер көн дә җитә. Башка ил гражданнарына һәм аларның гаиләләренә ИНН һәм Россия гражданлыгын алырга да ярдәм итәләр. Шулай ук алар контракт төзү вакытына торак һәм туклану белән тәэмин ителә. Моннан тыш, Татарстан контрактчыларына, хезмәткә китәр алдыннан, барлык кирәк-ярак һәм дарулар тупланмасы бирелә. Шуңа күрә хәрбиләрнең үзләренә берни дә сатып алырга туры килмәячәк. Татарстанда хәрбиләр һәм аларның гаилә әгъзаларына күп төрле федераль һәм республика дәрәҗәсендәге ташламалар һәм социаль ярдәм чаралары гамәлдә. Республикада контракт буенча хәрби хезмәткә кандидатлар тәкъдим итүчеләргә 100000 сум күләмендә акча түләүне дә дәвам иттерәчәкләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре