Безгә нинди тормыш кирәк? Камал театры «К.Ү.Р.Кә» комедиясен тәкъдим итте

Камал театры, матур бер традиция буенча, 7 ноябрь – танылган режиссер Марсель Сәлимҗановның туган көнендә тамашачыны премьера белән сөендерә. Быел да театр яраткан режиссерын хөрмәтләп искә алды һәм аның туганы (бабасы ягыннан) Дамир Сәлимҗановның «Справкалы җинаятьче» пьесасы буенча «К.Ү.Р.Кә» спектаклен тәкъдим итте. Режиссеры – Фәрит Бикчәнтәев.

Безгә нинди тормыш кирәк? Камал театры «К.Ү.Р.Кә» комедиясен тәкъдим итте
Татар информ

«Мине дә борчый, күрәсең»

Әсәр үзе рус телендә. Аны татарчага Татарстанның атказанган артисты Илтөзәр Мөхәммәтгалиев тәрҗемә иткән. Дамир Сәлимҗанов хәзерге көндә Удмуртиядә яши, «Парафраз» театрының баш режиссеры. Аның әсәрләре төрле театрларда куела. Фәрит Бикчәнтәев исә Дамир Сәлимҗанов белән Казанда узган театраль лабораториядә таныша, һәм ике арада иҗади элемтә урнаша. Моның нәтиҗәсе – инде телгә алынган премьера.

Афишада күренүгә, тамашачыда премьераның атамасы сорау тудырды. Аның универсаль залда уйналуы да без күнеккән спектакль булмаячагына бер ишарә иде. Пьесаның жанрын автор үзе «хыялый комедия» дип атаган. Ни өчен Фәрит Бикчәнтәев әлеге әсәргә алынган соң?

– Мин моңа төгәл җавап бирә дә алмыйм. Бу – бик үзенчәлекле әсәр, һәм анда гади тормыштан алынган вакыйгалар сурәтләнми. Анда күтәрелгән уйланулар мине дә борчый, күрәсең. Безне нәрсә коткара ала? Кешелек дөньясы алга таба ничек яшәр? Болар бит безнең барыбызны да борчый торган мәсьәләләр. Ә театр ниндидер сорауларны күтәрергә тиеш бит, – ди режиссер.

Инде, әйдәгез, Камал театрының универсаль залына узыйк. Шәхсән үзем монда беренче тапкыр булдым. Ярым караңгы залда утыргычлар ике яклап сәхнәгә бик якын урнаштырылган. Дөресен генә әйткәндә, әлегә режиссер да, артистлар да, тамашачы да бинаның мөмкинлекләрен өйрәнә генә. Шуңа да «Нәрсә булачак? Уңайлымы, юкмы?» дигән шикләр, кайбер яңалыкларны кабул итеп бетермәү кебек каршылыклы фикерләр шактый. Ничек кенә булса да, тарихи театрда барган үзгәрешләрне күзәтү кызык һәм камаллыларның берьюлы берничә сәхнәдә төрле җанрдагы һәм юнәлештәге спектакльләр күрсәтә алуы сөендерә. Моны театрның эксперименталь алымнар да кулланып, заман белән бергә атлавы дип кабул итәм. Күрше залларда «Зәңгәр шәл», «Гөргөри кияүләре», «Сөяркә» һ.б. спектакльләр барганда, бу күңелдә борчу тудырмый. Һәркемнең сайлау мөмкинлеге бар.

 Кемнәр алар – Кече Куҗак кешеләре?

«К.Ү.Р.Кә» спектаклендәге вакыйгаларга күчик. Бу – хыялый комедия генә түгел, фәлсәфи әсәр дә. Вакыйгалар Җирнең колониясе булып саналган бер кечкенә планетада, Кече Куҗак дип аталган авылда бара. Ләкин, ниндидер сәбәпләр аркасында, монда яшәүчеләрнең 300 ел дәвамында Җир белән элемтәләре булмаган. Халык үз җаена яшәгән. Беркем берни таләп итмәгән.

Тик көннәрдән бер көнне искереп беткән радио «телгә килә» һәм Кече Куҗакка инспектор җибәрелүен хәбәр итә. Ягъни планета Җир империясе колониясе булып кала һәм аның кануннарына буйсынырга тиешле санала. Тугыз йөз кешелек авыл (авыл җитәкчесе аны шәһәр дип атый) пошаманга кала. Васил Вәсимович (Алмаз Сабирҗанов), Куҗакта җитәкче буларак, халыкка планетаны тәртипкә китерергә, җир таләпләренә җавап бирергә кирәклеген хәбәр итә. Шунда ук почта да, мәктәп тә, гыйбадәтханә дә, хәтта төрмә дә төзелә. «Моңарчы боларның берсе дә булмаганмыни?» – диярсез. Булмаган. Хат язышасы юк. Балаларны өйдә генә укыталар. Төрмә дә кирәкми, чөнки җинаять кылучы юк.

Ә җирдә хәлләр башка. Аның таләпләренә җавап бирү һәм Куҗакны саклап калу өчен тырышырга кирәк. Җирдә киң җәелгән күренеш – җинаять тә булырга тиеш. Авыл җитәкчесе шулай дип саный. Һәм шушы җаваплы эш үз көенә генә яшәп яткан балыкчы Тәлгать Чуртановка тапшырыла. Ни өчен аңа? Чөнки ул балык тота, аның эчен ачып чистарта. Шуңа күрә аңа җинаять кылу җиңелрәк булачак. Хәтта аңа җинаять кылырга рөхсәт кәгазе дә бирелә. Спектакльнең исеменә, дөресрәге, язылышына игътибар иткән идегезме? Анда бит «күркә» сүзендәге хәрефләр нокталар аша языла. «Кеше үтерергә рөхсәт кәгазе». Менә шуны аңлата ул хәрефләр.

Тәлгать Чуртановның намус газабы

Тәлгать Чуртанов ролен Татарстанның атказанган артисты Фәннур Мөхәммәтҗанов башкара. Тәлгатьнең кеше әйберен урлыйсы да, бигрәк тә кеше үтерәсе дә килми. Балык тотып, аның эчен чистартса да, ул җинаятьченең нинди булуын белми. Аңа 300 ел элек язылган китапларны укырга туры килә. Ә анда – коточкыч хәлләр, вәхшилекләр... Тәлгать китап укыганда, стенада видеоязма бара. Анда сугыш вакытында фашистлар кылган җинаятьләр күрсәтелә.

Үз көенә генә яшәргә өйрәнгән, беркемгә дә начарлыгы тимәгән балыкчы газаплана башлый. Тик Кече Куҗакны коткару өчен аңа инспектор килгәнче авылдашлары милкен урларга кирәк. «Бүген базарда шундый оят булды. Аңлыйм да бит инде, караклык, үтереш – барыбыз өчен дә кирәкле нәрсә, ә мин... Шулчаклы оят...» – ди ул. Үзең теләмәгән гамәлне эшләүдән дә авыры бармы? Хыялый комедиядә генә түгел, тормышта да шулай бит. Үзегез теләмәгән эшне эшләргә кушсалар, күңелдә нинди хисләр туа?..

Бер эпизод елмаерга мәҗбүр итә. Тәлгатьнең беренче тапкыр урлашуга баруын күзәтергә бөтен Куҗак халкы җыела. «Әйдә, әйдә», – дип, аңа «көч» биреп торалар. Үзләре читтән генә күзәтә. Тәлгатьнең күңел кичерешләрен генә аңлаучы юк. Ялгышам икән, Тәнзилә (Эльза Муратхуҗина) бар бит. Ул аны юата да, ашата да, мөмкинлектән файдаланып, хатын-кыз хәйләкәрлеген эшкә җигеп, үзенә пар табу ягын да кайгырта. Хатын-кыз чит планетада да хатын-кыз булып кала шул!

Авылдашларының көрәк, пычкы ише эш коралларын урларга көче җиткән Тәлгать кеше үтерергә җөрьәт итәрме? Күңеле кушмаганны эшли алырмы? Бу сорауларны ачык калдырыйк.

Ахырда инспектор: «Зыянлы кешеләр түгел алар. Файдалары да юк, әлбәттә», – дип китеп бара. Ә халык тынычлап, сөенә-сөенә үз көенә яшәвен дәвам итә. Беренче карашка бераз примитив һәм тиз чишелеш. Икенче яктан карасаң, үз яшәешенә, гадәти көнкүрешенә ияләшкән Кече Куҗак кешеләренең киләчәге нинди? 300 ел буе бәлки алар бик рәхәт яшәгәндер. Бу утопияме, әллә... Планетада бернинди үсеш тә, алга китеш тә юк бит. Куркыныч туганда, аның үз-үзен саклау мөмкинлеге дә юк. Бу үз казаныңда гына кайнап, бер урында таптануга кайтып калмыймы? Без шундый тормыш турында хыялланабызмы соң?

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

җәмгыять

Көн хәбәре