Биектау районында котыру авыруы буенча карантин бетерелде

Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Биектау муниципаль районының аерым территорияләрендә хайваннар арасында таралган котыру авыруына бәйле рәвештә гамәлдә булган чикләү чараларын (карантинны) гамәлдән чыгару турындагы указны имзалады. Документ Татарстан Республикасы хокукый мәгълүмат порталында урнаштырылган.

Указ нигезендә, карантин 56,114153° төньяк киңлек һәм 49,202307° көнчыгыш озынлык координаталарыннан 50 метр радиуста Дөбъяз авыл җирлеге территориясендә, шулай ук Дөбъяз һәм Каенлык авыл җирлекләрен үз эченә алган эпизоотик чыганак чикләреннән 2,5 чакрым радиустагы территориядә бетерелде.

Карар авыру хайванның соңгы мәетен юк иткәннән соң 60 календарь көн узу, эпизоотиягә каршы һәм профилактик чараларның тулы комплексы тәмамлану белән бәйле рәвештә кабул ителде.

Моннан тыш, Татарстан Рәисенең элек бу районда карантин чараларын билгеләгән 2025 елның 23 июлендәге 571 номерлы указы документ тарафыннан үз көчен югалткан дип таныла.

Июль аенда Рөстәм Миңнеханов хайваннарда куркыныч авыруларны профилактикалау мәсьәләләре өстенлекле булырга тиеш дип белдергән иде. «Биредә республикабызның иминлеге турында сүз бара. Без терлекчелек тармагы алга киткән төбәк. Саклык чаралары бик мөһим, чөнки бу авырулар зур куркыныч тудыра», – дип искәртте ул.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект Рөстәм Миңнеханов Миңнеханов милли проект минниханов нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре