Татарстанда Биектау авылында янгында өч кешенең үлеменнән соң «ике яки аннан да күбрәк кешегә саксызлык аркасында үлем китерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылды.
«ВТ» бүген Биектау авылы Тукай урамындагы шәхси йортта янгын чыгуы турында хәбәр иткән иде. Ут ялмаган йорт тәрәзәсеннән янгын сүндерүчеләр 7 яшьлек малайны алып чыккан.
Янгын урынында 3 яшьлек малай, 57 яшьлек хатын-кыз һәм 5 яшьлек кыз мәетләрен табылган. Янгын сүндерүчеләр йөз квадраттагы янгынны сүндергәннәр. Янгынның беренчел сәбәбе кыска ялганыш дип фаразлана.
Хәзерге вакытта әлеге фаҗига буенча тикшерү бара.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез