«Бик авыр кичердем»: җырчы Рамил Хәйретдинов зур югалтуы турында хәбәр иткән

Артист социаль челтәрләрдә сөйләп үткәнчә, кайгылы хәбәрне ишеткәннән соң аңа бик кыенга туры килгән.

Популяр татар җырчысы – хатыны Рамилә белән бергә чыгыш ясаучы Рамил Хәйретдинов зур кайгысы – әбисен югалтуы турында хәбәр иткән. Артист сүзләренә караганда, ул инде 5 ел урыныннан тормаган. Изге Рамазан аеның бишенче көнендә бакыйлыкка күчкән, дип яза “KazanFirst”.
Җырчы “АК Барс” хоккей клубы командасы ярышларының татар телендәге комментаторы булып та эшли әле. Кайгылы хәбәрне аңа әнисе уен алдыннан ирештергән. Артист социаль челтәрләрдә сөйләп үткәнчә, аңа эшләргә бик авыр булган.
– Сиздермәскә тырыштым. Әмма Назирә әбием миңа дөрес тәрбия бирде. Кайгылы хәбәрне бик авыр кичердем. 93 яшьтә булуына карамастан, бик авыр... – дип билгеләп үткән ул. Җырчы әбисенең дини-милли тәрбиясен балаларына да тапшырырга теләвен әйткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре