Газетага язылу

«Бик еладым»: Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан

Алия һәм Ришат Төхвәтуллиннар гаиләсендә күңелсез хәл килеп чыккан: уллары авырып, хастаханәгә эләккән.

«Дуслар, берничә көн сезнең белән элемтәгә кермәвемнең сәбәбе бар. Улыбыз авыры. Башта аның белән ни булганын аңлый алмадык. Табиблар да төгәл генә җавап бирмәде. Эче авыртуын күрсәтте, берничә тапкыр температурасы да күтәрелде. Миңа «ашыгыч ярдәм» чакыртып, хастаханәгә китәргә туры килде», – ди Алия телеграм-каналында югалуына ачыклык кертеп.

Алимны төрле яклап тикшергәннән соң проблеманың эчәклектә икәнлеге ачыкланган. Хәзер аны хәле яхшырып киткән, яшь әни дә тынычланган. 

«Бу көннәрдә бик нык еладым. Балам елады һәм мин аңа берничек тә ярдәм итә алмадым… Бу дөньяда бала авырудан дә кыенрак берни дә юк. Барлык балалар да сау-сәламәт булсын», – дигән Алия.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре