Бик сак бул!: Мошенниклар “кара җомга” алдыннан 500ләп ялган сайт ачкан

Аферистлар, көз башыннан бирле “кара җомга”га әзерләнеп, интернет-кибетләрнекенә охшаш 480 ялган сайт булдырган. Бу хакта “ТАСС” BI.ZONE. цифрлы куркынычлар белән идарә итү компаниясе мәгълүматларына таянып яза.

“Мондый сайтлар арасыннан кимендә һәр унысының берсе мошенникларныкы булып чыгарга мөмкин”, – дип кисәткән белгечләр.
Әйтергә кирәк, быел ялган сайтлар кимрәк. Узган елгы “кара җомга” алдыннан аларның саны сентябрьдә – 263, октябрьдә – 780 булган.
Игътибарлы һәм сак булыгыз, якыннарыгызны да бу хакта кисәтегез!
Быел “кара җомга” 28 ноябрьдә башланып, 30 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Интернет-кибетләр сайтларының чынмы-түгелме икәненә игътибар итегез, адрес юлын браузерга куеп тикшерегез. Артык күп вәгъдә ителгән тәкъдимнәргә карата бик сак булыгыз, дип кисәтә белгечләр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре