Газетага язылу

Биләр музей-тыюлыгында капиталь төзекләндерү эшләре тәмамланды

Татарстанның Алексеевск районында Биләр дәүләт тарихи-археология музее бинасында һәм табигый музей-тыюлыкта капиталь төзекләндерү эшләре төгәлләнде. Бу хакта республиканың Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының Телеграм-каналында хәбәр ителә.

Капиталь ремонт барышында түбә ябу эшләре башкарылган, ишекләр, цоколь, отмосткалар төзекләндерелгән, чишмәнең бюветлы павильоны, аскы чишмә һәм фонтан тирәсе төзекләндерелгән, җәяүлеләр сукмаклары һәм 360 басмалы тимер баскыч яңартылган.

Гомуми мәйданы 2424 гектар булган Биләр дәүләт тарихи-археология һәм табигый музей-тыюлыгына 1992 елда нигез салына. Аның составына тарихи-археология һәм тарихи-этнография музейлары, табигый-ландшафт һәм тарихи-мәдәни һәйкәлләр, танылган химик-органик А.М.Бутлеровның кәшәнә-төрбәле кабере, А.Е. Арбузов Музей-йорты, «Изге чишмә» архитектура комплексы, шулай ук Биләр, Балынгуз, Горкинск һәм Николаев-Баранск шәһәрчекләре керә.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта ТатарстандаТуристлык һәм кунакчыллыкилкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре