Биләрдә 5-9 август көннәрендә «Алдынгылар Биләр Форум (Первые)» чатыр лагере узачак. Чара «Алдынгылар хәрәкәте» һәм «Сәләт» белән берлектә оештырылачак. Форумда республиканың барлык районнарыннан 800гә якын иң актив бала һәм яшүсмер катнашачак.
«Алдынгылар Биләр Форум (Первые)» форумының көндәлек программасы бай: катнашучыларны белем бирү лекцияләре, спорт-күңел ачу чаралары, турнирлар, мастер-класслар һәм күп төрле активлыклар көтә.
Форумның белем бирү программасы өч көн дәвам итәчәк. Укучылар бер-берсе белән тәҗрибә уртаклашып, остазлары ярдәмендә үз проектларын камилләштерәчәк. Нәтиҗәдә нициативалары иң күп балл җыйган катнашучыларның үз проектларын тормышка ашыру мөмкинлеге булачак.
Форумга барырга теләүчеләргә сайлап алу этабын узарга кирәк. Катнашу өчен гаризаны 26 июльгә кадәр бирергә мөмкин. Сменага сайлап алынганнарның исемлекләре Татарстан республикасының «Алдынгылар хәрәкәте» Россия балалар һәм яшьләр хәрәкәтенең социаль челтәрләрендә билгеле булачак.
Диана КАРПОВА, КФУ студенты
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез