Саклык банкы, мәсәлән, халыкның азык-төлеккә акчаны бик кысып тота башлавы турында хәбәр итә. Илнең төп банкында дистә миллионлаган транзакцияне анализлаганнар һәм апрель–ноябрь айлары аралыгында азык-төлек товарлары индексының 5 тапкыр түбәнәюен күргәннәр. «Ватаным» хәбәрчесе банкирлар аналитикасыннан башка да тоя хәлнең начараюын. Әле моннан берничә ай элек кенә авылда итне килосын 600 сумнан озату проблема түгел иде, хәзер 500 сумнан сату да кыен. Сөтнең сатып алу бәясе түбәнәя. Төп продуктларны сату кыенлашкач, халык экзотик җиләк-җимеш ашауны арттыра дип әйтеп булмый.
Ил бюджетының хәле дә шәп түгел: дефицит планлаштырылганнан берничә тапкыр зуррак темплар белән көчәя. ЦМАКП – икътисад аналитикасы белән рәсми шөгыльләнә торган оешма бюджет кытлыгы планлаштырылган 1,2 триллион сум урынына 5,7 триллионга җитүен хәбәр итә. Хөкүмәт белгечләренең планлаштыруы 4,75 тапкыр хаталы булып чыккан, димәк. Бюджет кысырлыгын акча басып хәл итәргә туры килә. Бу бәяләрнең яңа күтәрелешен гарантияли.
2026 ел бюджетының үтәлеше бүген үк инде шик астында. Илнең төп компанияләре табыш югалта. Бу, бердән, бюджетка түләүне киметәчәкләр дигән сүз, икенчедән, әле алар үзләре дә ярдәм сораячак. «Роснефть»нең чиста табышы гыйнвар–сентябрь айларында 70 процентка кимегән. Игътибар итегез: кимү Трамп санкцияләре кергәнчегә кадәр масштаблы булган. «Роснефть» белән «Лукойл»га Трамп киерткән элмәк әле буа гына башлады. Киләсе елда ул компанияләр хәле кызыгырлык булмас дип уйларга төпле нигез бар. Хәтта Украина конфликтын туктатып, санкцияләр алынса да, киләчәк өметле түгел. Халыкара аналитиклар беравыздан кара алтын бәясенең озакламый 40 долларга, хәтта 30 долларга төшәчәген фаразлыйлар. Россия нефтенә иркенлек бирү бәянең глобаль төшүен тизләтергә генә мөмкин. Ура патриотлар шатланып көткән көн килеп җитә: Көнбатыш икътисады кара кризиска кереп бата һәм безне дә үз артыннан өстери. 2026 ел чимал бәяләренең төшүенә куәтле старт бирер кебек.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез