Ике һәм аннан да күбрәк бала тәрбияләүче гаиләләргә яңа салым чигерүе гамәлгә керәчәк. Гади тел белән әйткәндә, физик затларның кеременә салым буларак түләгән 13 процент акчаның 7 процентын кире кайтарачаклар. Тик шунысы бар: яңалык аз керемле гаиләләргә генә кагыла.
Әйтүләренә караганда, гаилә салым чигерүен илдә яшәүче дүрт миллионнан артык гаилә алачак. Аларда ун миллионга якын бала тәрбияләнә, дип исәпләп чыгарганнар. Закон проектын Дәүләт Думасында бу көннәрдә генә икенче укылышта кабул иттеләр. Ул 2026 елның 1 гыйнварыннан үз көченә керәчәк дип көтелә. Ягъни 2026 елда 2025 елда түләнгән керемгә салымны чигерәчәкләр.
Кемнәргә бирелә?
Гаилә салым чигерүенә рәсми рәвештә эшләүче, 18 яшькә кадәр (балалар көндезге бүлектә укыган очракта – 23 яшькә кадәр) ике һәм аннан да күбрәк баласы булган, уртача айлык керемнәре төбәктәге 1,5 яшәү минимумыннан артмаган гаиләләр өмет итә ала. Әти-әнинең Россия гражданнары булуы һәм илдә даими яшәве, керемгә салым түләп барулары да шарт. Милеккә бәйле чикләүләр дә бар. Соңгысы тәгаен билгеле түгел. Чагыштырмача яңа түләүләрнең берсе – 17 яшькә кадәрге балаларга бердәм пособиене алу өчен, мәсәлән, бер фатир (күбрәк булганда торак мәйданы бер кешегә 24 квадрат метрдан артмаска тиеш), бер йорт (күбрәк булганда торак мәйданы бер кешегә 40 квадрат метрдан артмаска тиеш), бер гараж (күпбалалыларга икәү рөхсәт ителә), бер бакча, бер машина һ.б. булырга тиеш.
Дәүләт Думасы депутаты Светлана Бессараб әйтүенчә, рәсми рәвештә эшләгән очракта, еллык түләүне әти дә, әни дә алырга мөмкин. Алимент буенча бурычлары булганнарга салым «кешбэгы» бирелми.
Күпме түлиләр?
Яңа төр түләүнең бердәм күләме юк. Ул аны алырга дип мөрәҗәгать иткән кешенең узган ел күпме салым түләвенә бәйле. Шуңа күрә һәр гаилә өчен аерым исәпләнәчәк. Мәсәлән, аена 70 мең сум хезмәт хакы алучы әти елына 51 мең сумнан күбрәк акча кайтара алачак, дип ачыклык керткәннәр Россия Хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында.
Керем дәрәҗәсе төбәктәге яшәү минимумына бәйле. Гаилә салым чигерүенә өмет итү өчен ул 1,5 яшәү минимумыннан артмаска тиеш. Сүз уңаеннан, Татарстанда ул хәзер 13135 сум тәшкил итә.
Исәпләп карыйк
Мисалга быелгы күрсәткечләрне алыйк. Закон киләсе елда үз көченә кергән булса, яңа салым түләвен алу өчен быел дүрт кешелек гаиләдә (әти, әни һәм ике бала) өлкәннәрнең һәркайсының айлык кереме 78812 сумнан (бу – салым тотылганчы исәпләнгән акча) артмаска тиеш.
13135x1,5=19703
19703x4=78812
Тагын бер кат искәртик: әти яки әнинең рәсми эш урыны булу, салым түләү һәм милек тиешле нормадан артмаска тиеш.
Кая мөрәҗәгать итәргә?
Гаилә салым түләвен алу өчен гариза язарга кирәк булачак. Аны теркәлү яки яшәү урыны буенча тапшырырга мөмкин. Гаризаларны Социаль фонд бүлекчәләрендә, кү функцияле үзәкләрдә яки Дәүләт хезмәтләре порталы аша кабул итәчәкләр. Киләсе елда алган керем өчен 2026 елның 1 маеннан гариза җибәреп булачак дип көтелә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез