Газетага язылу

Битарафлык

Бу язмага алынырга фәкыйрегезне олы бер галимнең: «Дөнья явызлык кылучылар булганга хәтәр урын түгел, ә явызлыкны күреп тә, дәшмәүчеләр, битарафлар сәбәпле шундый», – дигән сүзләре этәрде. Ул чыннан да шулай. Гамьсезлек, ваемсызлык, эгоизм, «Миңа тимиләр бит әле, нигә тыгылыйм», – дию кеше затына үтә дә хас сыйфат, дисәм, әллә нинди зур яңалык ачмам кебек.

«Башта коммунистлар артыннан килделәр. Мин дәшмәдем, кыбырсымадым – мин коммунист түгел бит. Бераздан социал-демократларны алып киттеләр. Мин кабат бер сүз дә әйтмәдем, социал-демократларга катнашым юк чөнки. Аннары профсоюзда торганнарны чүпләделәр. Мин битарафлык күрсәттем, чөнки профсоюз әгъзасы түгел идем. Аннары яһүдләрне ауладылар, мин яһүд түгел, дип каршылык күрсәтмәдем. Минем арттан килгәндә, мине яклар, каршы килер кеше калмаган иде инде». Мартин Немеллер исемле немец пасторы, фашист концлагерына килеп эләккәч, ачынып әйткән бу сүзләрне газета укучы бәлки беләдер дә.

Гавамдагы битарафлык, таркаулыкның коточкыч начар сыйфат икәнен пасторның язмышы ачык дәлилли. Битарафлык, ваемсызлык барыннан да бигрәк явызлыкка күмәкләшеп каршы тора белмәүдә чагыла. Ул үзенчәлек –кеше холкындагы иң зур кимчелек һәм кешелекнең дә зур фаҗигасе. Әле бүген дә. Андый затсыз күренешкә тагын да бер мисал. Монысы хайваннар дөньясыннан.

Сарык көтүенә бүре һөҗүм итә дә, берсен тотып алып, шунда ук ботарлый да башлый. Эзәрлекләү булмагач, көтү чабудан туктый һәм ни булды икән, дигән төсле дәррәү артына борылып карый. Һәм ерткыч корбанын ашап бетергәнче, күзен түгәрәкләндереп, канлы тамашага карап тора. Югыйсә сарыклар булмаса, дистәләгән тәкә, өерелешеп барып, бүрене сөзә, таптый, куып җибәрә алыр иде. Кайбер төр хайваннарда андый хәл күзәтелә дә. Тик сарык кайда да сарык шул инде. Тәкәләре дә аның – сарык.

Укучы шушы ике мисал – пастор язмышы һәм сарык көтүенең үзен тотышы арасындагы охшашлыкны абайлап алгандыр дип беләм. Гавамның сарык көтүеннән әллә ни аерылмаганын да сизенгәндер. Ә бит шул ук сарык «егет»ләре – тәкәләргә үзара мөнәсәбәт ачыкларга, маңгайга маңгай килергә генә куш, тәгәрәгәнче бер-берсе белән сөзешәләр. Ә менә көтүгә куркыныч янаганда алардагы ул батырлыктан бернәрсә дә калмый. Кешеләр дә шундый. Бер-береңә даими дәгъвалар, хөсетлек, гайбәт, ачык яки астыртын дошманлык, аяк чалулар – болар шул сөзешү, чәкәләшү бит инде. Ә күмәк бәла килгәндә? Андый очракта, бәла турыдан-туры үзенә кагылмаганда, кеше заты, өлкән туган әйтмешли, «моя хата с краю» дип яши, күзәтүчегә әйләнә.

Бәла кешеләрне берләштерергә тиеш кебек. Табигый стихияләр вакытында андый хәл аз-маз күзәтелә дә. Ә менә төрле «көтүче» падишаһлар, дәүләт белән мөнәсәбәтләрдә башкача. Тарихка карасак, явыз патшалар гади халыктан артык көчәнми генә һәрчак теләсә нинди юанлыктагы бау ишкән. Күпчелекне тәшкил иткән гади халык, озын тарихның буеннан буена, тар даирәгә – азчылыкка буйсынган. Кемнәрдер рәхәт чиккәндә, халык михнәттә яшәгән. Күмәкләшеп күтәрелеп тиранны алып атарга әлеге дә баягы оешмаганлык, таркаулык, сүз куеша, берләшә белмәү аяк чалган. Кайсыдыр җирлек яисә төбәк, изүгә түзә алмыйча, баш күтәргәндә, башкалары, кушыласы урында, «ни белән бетәр икән?» дип читтән карап торган. Гаскәр

Яисә бер патша, икенчесенә ачуы чыгып, халыкны яуга чакырды ди. Ул чакырып кына калмый, мәҗбүри җыя, корал тоттыра да сугышка куа. Халык, бер каршылыксыз, бер белмәгән чит-ятның канын коярга, үзенекен койдырырга, чит туфракта ашлама булырга дип юлга кузгала. Беркем дә патшага кереп: «Аларга үчең, ачуың бар икән, бар да үзең сугыш, без аяк та атламыйбыз», – дими. Көтүче куган сарык көтүе кебек дәррәү яуга китә. Оешу, төпкәрәк төшеп фикер йөртү, зиһенлелек, гаярьлек, кирәк чакта бер йодрыкка туплана белү, бер сүздә булу гавамга, ни кызганыч, бирелмәгән. Ә уйсызлык, куркаклык, сарыклык җитеп арткан...

Киң мәйдан уртасына куелган гильотинада башта корольнең, якыннарының башын кисәләр, бераздан революционерларның үзләрен эшафотка менгерәләр, соңрак баш кисәргә әмер бирүчеләрне шул ук мәйданга ташый башлыйлар. Һәм һәр очракта да мәйдан тутырып халык җыела. Аларның күбесе зурдан алганда беркем яклы да түгел, беркемне дә кызганмый, алар барысына да битараф, аларга тамаша кирәк. Биредә тагын көтүдәшен бугазлаганны карап торган сарык көтүе күз алдына килә. 

Уйсыз, аңсыз гади халыкны, сарык ролендәге күпчелекне элек «чернь» дип атаганнар, бүген «быдломасса» дигән сүз бар. Андыйларның холык-фигылен үзгәртү, аңа оеша белү, фикерләү сәләте, кыюлык иңдерү үтә дә кыен. Инде барыбыз да укый да, яза да беләбез. Гыйлем алуда бер киртәләр дә юк. Интернет заманында теләсә нинди күренеш, факт, вакыйга, дата хакындагы теләсә нинди белешмәне мизгел эчендә табып булганда да кеше заты һаман надан кала. Ә бит һәртөрле битарафлык, гамьсезлек, ваемсызлык артында шул исәптән наданлык та ята...

Тик бөтенләй үк өметсез дә булмыйк. Битарафлыкка каршы вакцина, дару бөтенләй үк юк түгел. Ул да булса әлегә санаулы илләрдә генә күзәтелгән күренеш – гражданлык җәмгыяте. Исем өчен генә йөргәне түгел, чыны. Гражданнарның үзләре теләп төрле горизонталь багланышлар булдыруы, оешмаларга берләшеп, дәүләт белән идарә итүдә катнашуы, хакимият вертикаленә альтернатива төзүе. Тик монысы инде гел башка тема.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре