9 октябрьдә VII чакырылыш Дәүсоветның дүртенче утырышы узды. Яңа парламент алдында шактый ук четерекле мәсьәлә тора иде. Вакыт галиҗәнаплары яңадан-яңа таләпләр куйган бу заманда төп акча документы – республика бюджеты ниндирәк кыяфәттә булыр? Аның проектын парламентка республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов тәкъдим иткән иде.
Бюджет проекты Дәүсоветның барлык комитетларында да тикшерелгәч һәм хуплангач, депутатлар, сүзне озакка сузмыйча, акча документын хупларлар кебек иде. Әмма акча тирәсендә ыгы-зыгы төшкә хәтле сузылды. Икътисад министры Мидхәт Шаһиәхмәтов, финанс министры Радик Гайзатуллин, комитет рәисе Леонид Якунин, Хисап палатасы җитәкчесе урынбасары Альберт Вәлиев акча документының камил, заман чакыруларына җавап бирерлек итеп эшләнүе турында дәлилләр китереп сөйләсәләр дә, депутатлар тиз генә тынычланмады. Аларны коммуналь чыгымнар буенча индексацияләү процентының ничек үзгәрәчәге, табышка салым акчасының ни өчен «югалтуларга дучар булуы», үзара салымны формалаштыруда дәүләт ярдәменең нинди булачагы кызыксындырды. Федераль бюджетка китәсе салым акчасының арта баруына да битараф калмадылар. Хәзергә үзәккә 71 проценты китә, үзебезгә 29 проценты кала икән. Һәм киләчәктә процент чагыштырмасы федераль үзәк файдасына артачак, диделәр. Аның каравы шактый акча илкүләм проектлар булып безгә кире кайтачак, дип күңелне тынычландырырга була.
Бюджет проекты буенча, кайбер тармакларга акча бирүнең кимүен дә кайбер илкүләм проектларның тәмамланып килүе белән аңлаттылар. Инде хәзер яңа проектлар һәм өстәмә акча көтәбез. Безне уртача хезмәт хакы артачагын әйтеп тә куандырдылар. Татарстан икътисадының, бернигә карамастан, тотрыклы үсешкә йөз тотуына ничек шатланмыйсың ди инде.
Оппозициядәге партия вәкиле Хафиз Миргалимов чыгышы күңелне бераз икеләндергәндәй итте үзе. Аныңча, бюджет әйбәт, әмма бик үк түгел. КПРФ фракциясе үз бюджет проектын да әзерләгән икән. Анда чыгымнар бермә-бер күбрәк каралган. Товар бәяләрен көйләү дә күздә тотылган. Тик шатланырга иртәрәк әле. Илдә 23 миллион хәерче бар. Безгә хәерчелеккә каршы көрәш программасы эшләргә, социаль торак мәсьәләсен хәл итәргә кирәк. Хафиз иптәш әйтүенчә, Брежнев заманында 168 миллион кеше бушлай фатир алган. Депутат «көнбатыш капиталына хезмәт итүче» «Магнит», «Пятерочка» кебек сәүдә үзәкләрен дә тәнкыйтьләде. Чыгышы ахырында йомшады тагын үзе, бюджет проектын хуплады һәм кабул итәргә тәкъдим итте.
Аннан соң сүзне «Бердәм Россия» партиясе фракциясе җитәкчесе Юрий Камалтыновка бирделәр. Һәрвакыттагыча аз сүзле иде Юрий Земелеви: “Тулаем продукцияне аттыруны 5 триллион сумлыкка җиткерү уе белән яшибез һәм эшлибез”, – диде. Сайлаулар чорында «Бердәм Россия» партиясенә 345 мөрәҗәгать керүен һәм халык наказлары тормышка ашырылачагын әйтте. Дәүсовет Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бюджет проектыннан канәгать иде. Әгәр депутатларда ниндидер яңа фикерләр туа икән, алар 1 ноябрьгә хәтле бюджет проектына өстәмәләр, үзгәрешләр тәкъдим итә алалар.
Ә инде укучыларыбызны акча документындагы аерым саннар кызыксындырса, аларга газетабызда бирелгән чыгышларга күз салырга тәкъдим итәбез.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез