Россия Министрлар Кабинеты 2025 елда бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең хезмәт хакын арттырырга тәкъдим иткән. Бу хакта “Ведомости” Дәүләт Думасына кертелгән төзәтмәләргә таянып яза.
Проект нигезендә, хезмәт хакын 13,2 процентка арттыру күздә тотыла. Табибларга, медицина хезмәткәрләре, укытучылар, югары уку йортлары педагоглары, фән эшлеклеләре һәм социаль хезмәткәрләргә кагылачак бу.
Судьяларга, дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләре, прокурорлар, Тикшерү комитеты хезмәткәрләре, шулай ук федераль дәрәҗәдәге дәүләт хезмәткәрләренә окладны 4,5 процентка арттыру тәкъдим ителә.
Документта аңлатып үтелгәнчә, бу чаралар Россия Президентының май ае указларында билгеләнгән максатларга ирешү мөмкинлеге бирәчәк. Аларда, аерым алганда, бюджет өлкәсендә эшләүчеләрнең керемнәре төбәк буенча уртача хезмәт хакы күләменнән ким булмаска тиеш, диелгән.
Россия Финанс министрлыгы өч ел эчендә бу максатка һәр ел саен 114,6шар миллиард сум бүлеп бирергә ниятли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез