Газетага язылу

Бизнесның төп проблемасы

Россия сәнәгатьчеләре һәм эшмәкәрләре берлеге (РСПП) 2026 елның беренче кварталында товарларга ихтыяҗ кимүнең ил бизнесы өчен төп проблемага әйләнүен әйтте. Апрельдә үткәрелгән сораштыруда эшмәкәрләрнең 37,6 проценты шулай дип белдергән.

Халыкның акчаны кысып тотуы, чынлап та, зур икътисад түнтәрелешенә китерә ала. Финанс министры Силуанов берничә көн элек кенә халыкны мендәр астындагы акчаларны тотарга өндәгән иде. Тиктомалдан гына түгел инде бу. Матрас астында яисә мендәр тышлыгы эчендә халыкның күпме акчасы бардыр, мәгълүм түгел. Сумнар күп булмаса да, долларлар шактый булырга тиеш, чөнки берничә ел элек кенә валюта акча саклауның ышанычлы ысулы булып санала иде.  Кемнәрдер акча юклыктан кысыла торгандыр, кемнәрдер «кара көн»гә дип акча яшерә, мөгаен. Әмма кысынкылык икенче кысынкылыкка китерә: бизнес зыян күрә, хезмәт хакларын киметә һәм чылбыр реакциясе башлана. Моны каскад эффекты дип атыйлар.

Халык тамагын кыса, хәтта су сатып алуны киметә, кием-салымны азрак ала. Болар барысы да – бүгенге Россия чынбарлыгы. «Эвотора» белгечләре (акыллы касса системасын гамәлгә кертүчеләр) минераль һәм эчә торган гади су сатуның кискен кимүен әйтәләр. Ел башыннан кимү 14 процент тәшкил иткән. Кавминводы исә ихтыяҗның 33,5 процентка кимүен әйтә. Росстат эчә торган су һәм минераль су бәясенең 10,4 процентка артуын күрсәтә. 

Соңгы айда россиялеләр ательега, химчисткага, кием ремонтлауга акча тотуны 22,4 процентка киметкәннәр, яңа кием сатып алу 16 процентка азайган. Кешеләр машинага һәм хәтта интернетка чыгымнарны киметә, диләр. Әмма кроссвордларга һәм судоку уенына ихтыяҗ кинәт 30 процентка арткан. Монысын интернет өзелү һәм бикләнү белән аңлаталар. 

Халыкның акча янчыгын кысып бәйләве аңлашыла. Рәсми эшсезлек күрсәткече бик түбән булса да, илдә яшерен эшсезлек арта. АвтоВАЗ үз хезмәткәрләрен 13 майга кадәр корпоратив ялга җибәрде, мәсәлән. Хезмәт хакы я түләнми, я кими дигән сүз бу. Заводта хезмәт хаклары болай да түбән, анысын да түләми башласалар, минераль су эчү кайгысы калмаячак. 

«Известия» Россия облигацияләренең 25 процентының дефолт куркынычы алдында булуын яза. Димәк, спекулянтлар да табыш югалтачак.
      

 
    
 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре