– Чит илдә йөреп кайту кирәк икән ул. Гаиләбез белән өч ай Грузиядә яшәп кайттык. Тбилиси шәһәренең үзендә яшәдек. Бик матур җирләрдә булдык. Ямь-яшел агачлар, һава шундый чиста. Анда безне ярамыйлар бит дип язалар иде. Әмма мин бернинди начар мөнәсәбәт күрмәдем. Бик күп яңа дуслар таптык. Аларның бөтенесе дә ачык, ярдәмчел. Безгә Грузиядә бик рәхәт булды. Милли ризыклары бик тәмле. Тик шулай булса да, туган җир бик сагындырды. Каеннарга кадәр сагындым. Мин аларны сәгатьләр буе кочаклап торырга риза.
Фатирымны бик сагындым. Туган ягым, татар телемне бик сагындым. Үзебезчә авыз тутырып сөйләшәсе килә иде. Без ике ел инде иремнең ягында – Кама Тамагында торабыз. Иң рәхәт урын шунда икән дип кайттым. Түбән Камадагы әти-әнием янына да кайтмадым әле, сагынуны басар өчен бер ай монда торасым килә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


Фикер өстәү
Фикерегез