23 августта Теләче районының Баландыш авылы җирлегендә «Блогерлар Сабан туе» узачак. Милли уеннар, татар йолалары, җыр-бию, танылган блогерлар белән аралашу мөмкинлеге, «Түгәрәк уен» - кыскасы, сезне шәп бәйрәм көтә.
Чараның төп мәгълүмати партнеры - «Ватаным Татарстан» газетасы бәйрәмгә иң матур һәм иң зәвыклы милли киемнән килүчеләргә 5 БҮЛӘК әзерләде.
Барлыгы 5 номинация һәм 5 җиңүче:
✅ хатын-кызлар,
✅ ир-атлар,
✅ балалар,
✅ гаиләләр
✅ блогерлар.
📌 Бүләкләр арасында шәп тамашаларга чакыру билетлары, милли эшләнмәләр һәм башкалар бар.
Бәйрәмгә кил, үзеңне күрсәт һәм бүләк от! 🔥
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез