Бу атнаның шимбәсендә, 23 августта, Теләче районының Баландыш авылы җирлегендә узачак «Блогерлар Сабан туе»нда «Ватаным Татарстан» бүләкләр уйнатачак.
«Блогерлар Сабантуе»13.00 сәгатьтә башланачак. Бәйрәм «Түгәрәк уен» этник чара кысаларында уздырыла. Димәк, программа татар йолалары, милли уеннар, җыр-бию белән үрелеп барачак.
Килгән кунаклар яратып күзәтеп бара торган танылган блогерлары белән фото-видео төшә алачак, бергәләшеп уеннарда катнашачак, популяр артистлар һәм блогерларның чыгышларын караячак!
Бәйрәм традицияләрне, милли йолаларны саклау һәм яшь буынга җиткерү максатларын күздә тота. «Ватаным Татарстан» редакциясе бу иң матур һәм иң зәвыклы милли киемнән килүчеләргә 5 бүләк әзерләде.
Соңыннан махсус кунак – диджей «Щеловек Эщпощмак» – дәртле татар җырларыннан торган дискотека оештырачак!
«Татарстанда җәй»не күңелле итеп уздырыйк! Барыгызны да көтеп калабыз!
📜Программада:
* 13.00 – Авыл урамында бүләк җыю
* 14.00-20.00 – Төп мәйдан
 - милли уеннар
 - ат чабышы
 - балалар өчен уен зоналары
 - БЛОГЕРЛАР белән фото/видео төшү
 - Блогер-җырчы РАВИЛ ЗАКИРОВ чыгышы
 - Блогер-җырчы ЮЛИЯ ҺӘМ ИРШАТ НӘБИЕВЛАР чыгышы
 - Блогер-җырчы РӘМЗИЯ-ЗУР ХАТЫН чыгышы
 - балалар һәм блогерлар арасында көрәш!
 - “Ватаным Татарстан” редакциясе версиясе буенча иң милли костюм хуҗасын бүләкләү!
 һәм башка кызыклы чаралар
* 20.00-22.00 – Диджей “Щеловек Эщпощмак” белән милли дискотека!
📍Кайда: Теләче районы, Баландыш авылы
📅 Кайчан: 23 август, 13.00 сәгатьтә
Төп мәгълүмати партнер: «Ватаным Татарстан» газетасы
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез