2025 елның 1 сентябреннән Инстаграм* һәм Фейсбук*та реклама урнаштыру тыела. Бу елның мартында Дәүләт Думасында «Реклама турында»гы Законга тиешле үзгәрешләр кертелде. Реклама бирүчеләргә һәм реклама таратучыларга бу кагыйдәне бозган өчен штрафлар яный. Тыю Х (Twitter) челтәренә дә кагыла. Блогерларга нишләргә, алардан реклама алучылар нәрсәне белеп торырга тиеш? Штрафлар кесәне тешләячәкме? Хәзер аңлатабыз!
Булат Закиров, юрист:
Чикләүләр реклама бирүчегә дә (бренд/кибет хуҗасы, социаль челтәрләрдәге "бит" хуҗасы), шулай ук реклама таратучыга да (блогерга яки Сезне рекламалаучы башка затка) кагыла. Тыю бар рекламага кагыла: түләүле/бушлай/бартер буенча. Моннан тыш, сез үз "бит"егездә үз хезмәтләрегез яки товарларыгызны рекламаласагыз да штраф яный ала. Монда рекламаның нәрсә икәнен аңлау мөһим. Төшенчә буларак, реклама - ул теләсә нинди ысул белән, теләсә нинди формада һәм теләсә нинди чаралар кулланып, билгесез затлар даирәсенә адресланган һәм рекламаланачак объектка игътибар җәлеп итүгә, аңа карата кызыксынуны формалаштыруга, гадичә әйтсәк, саттырырга юнәлдерелгән мәгълүмат. Бу төшенчәдән искәрмәләр бар: мәсәлән, яңалыклар реклама булып тормый, ниндидер аналитик материаллар, үз эшчәнлеге турында үз ресурсларындагы мәгълүмат, кулланучылар бәяләмәләре һәм башка бик күп нәрсәләр.
Ягъни, әгәр сезнең нинди дә булса пост башкалар арасында аерылып торса һәм сезнең конкрет товар яки хезмәтне башкалар арасында аерып торса, бу реклама булып саналачак. Ләкин, әгәр сез бары тик үзегезнең хезмәтләрегез белән прайс эләсез икән, бу очракта хокук бозу юк.
Реклама турындагы кагыйдәләрне бозган өчен штрафлар: физик затлар өчен – 2 меңнән 2,5 мең сумга кадәр, вазыйфаи затлар өчен – 4 меңнән 20 мең сумга кадәр, оешмалар өчен -100 меңнән 500 мең сумга кадәр (РФ КоАП 14.3 маддәсенең 1 өлеше).
(* РФда экстремистик дип танылган Meta компаниясенә карый)
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез