• Фото: Татар-информ

Бөек Болгарлы тормышыбыз яңа мөмкинлекләр ача

«Болгар» диюгә, Изге, Бөек төшенчәләре үзеннән-үзе хәтердә яңара. Татарстан Болгардан башлана, дип тә горурланып әйтәбез. Бу җирдә безнең бабаларыбыз Европада беренче булып чуен койганнар, төсле металл эшкәрткәннәр, Болгарда балчыктан савыт-саба ясау, күн эшкәртү, төрле зәркән һәм бизәнү әйберләре җитештерүчеләр һәм башка бик күп һөнәр ияләре яшәгән. Болгар шәһәре Идел буендагы зур сәүдә үзәге буларак та билгеле. Анда Урта Азиядән, Ираннан, Византиядән, Кытайдан сәүдәгәрләр еш килгән.

XI–XII гасырларда Болгар чәчәк ату чорын кичерә. Идел Болгарстанының үсеше игенчелеккә, терлекчелеккә төрледән-төрле һөнәрчелеккә, эчке һәм тышкы сәүдәгә нигезләнгән була, шуның белән башкаларны да җәлеп итә.

Борынгы тарихыбыз белән очрашу һәркемгә кызыклы, файдалы. Болгар ул – данлы тарихыбыз ядкаре. Әле шушы көннәрдә генә археологиядә реставрация һәм консервация өлкәсендә заманча алымнар куллануны гамәлгә кертү мөмкинлекләрен өйрәнү максатыннан, Болгарда XII Халыкара археология мәктәбе ачылды. Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән 80 ләп яшь галим килгән иде. Мөхтәрәм кунакларны Татарстанның Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов сәламләде. «Әлеге мәктәп Россиянең 24 төбәгеннән, Үзбәкстан, Казахстан, Таҗикстан, Белоруссия һәм Кытайдан килгән яшь археологларны берләштерә. Тарихны барлау, гаделлекне торгызу кебек җитди хезмәттә барыгызга да уңышлар телим, – диде ул. – Бергә булыйк, бердәм булыйк».

Мәктәп эшчәнлегендә – археологик эзләнүләрдә пилотсыз очкычлар кулланылачагы да мәгълүм булды. Дроннардан файдалану исә – геофизик эзләнүләр, сынау стадиясендә. Өйрәнү дүрт юнәлештә алып барылачак. «Археологлар өчен һәр юнәлеш тә бик мөһим», – дип искәртте Халиков исемендәге археология институты директоры Айрат Ситдыйков.

Шушы урында яшьлек елларында хәтергә сеңгән кайбер вакыйгалар яңарды. Авылыбызда зират белән янәшәдәге урамнан әледән-әле бик көчле ташу ага иде. Су агымы тынгач, бала-чага шунда казына башлый һәм һәрвакыт диярлек фарфор тәлинкә кисәкләре табыла. Нинди кисәкләр бу, каян килгән? Кызыксыну көчле, әмма җавабын берәү дә белми. Хәзерге чор булсамы, замана мөмкинлекләре төп-төгәл ачыклык кертер иде.

Авылыбыз да, башкалардан аермалы буларак – тау башында. Элеккеге урыннан сәүдә юлы үткәнлектән, шау-шу, урлашулар, талаулар авылда яшәүчеләрнең үзәгенә үткән, шуңа күрә тыныч урынга тау башына күченгәннәр дә. Монысында дөреслек бармы? Әлеге дә баягы хәзерге мөмкинлекләр энәсеннән җебенә кадәр ачыклык кертер иде инде. Заманча техниканың, археологик эзләнүләрнең мөһимлегенә ишарәләвебез. Археологик табылдыкларга юлыккан саен юлыгасы, аларны өйрәнгән саен өйрәнәсе, нәтиҗәләрен белгән саен белеп, аларга сокланыр көнебез алда әле. Бөек Болгарлы тормышыбыз шуңа мөмкинлекләр ача.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

Габделбәр Ризванов

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре