Газетага язылу

Бөгелмә районына кемнең җитәкче итеп билгеләнергә мөмкин булуын әйткәннәр

Иртәгә Бөгелмә муниципаль советы Татарстанның элекке яшьләр эшләре министры Дамир Фәттаховны район башкарма комитеты җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы итеп билгеләү мәсьәләсен караячак. Бу хакта “Татар-информ” үз чыганагына таянып яза.

Дамир Фәттахов, кандидатурасын хуплау очрагында, район җитәкчесенә әйләнәчәк. Әмма сентябрь аенда муниципаль сайлау узганнан соң гына рәсми төстә хакимият башлыгы булачак.

Дамир Фәттаховка 45 яшь. Ул муниципаль хезмәткәрдән федераль җитәкчегә кадәр хезмәт юлын узып, зур тәҗрибәгә ия булган чиновник.
Төрле елларда Казан башкарма комитетының Балалар һәм яшьләр эшләре комитеты рәисе, Киров һәм Мәскәү районнары хакимияте башлыгы, Казан башкарма комитеты җитәкчесенең беренче урынбасары вазыйфаларында хезмәт куйды. Татарстан яшьләр эшләре министры булып эшләде. Бу вазыйфасында Бөгелмә районына кураторлык итте.

2024 елның сентябренә кадәр Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык җитәкчесе урынбасары булды. Соңгы ярты елда Татарстанның иң зур предприятиеләреннән берсе – “Зарница” җитештерү берләшмәсе президенты киңәшчесе вазыйфасында төбәкләрнең элемтәләрен үстерү һәм төбәкләрдә продукция сатуга җавап бирде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре