Бөгелмәдә махсус хәрби операция ветераннарын тернәкләндерү үзәге барлыкка киләчәк

«Кайгырту» яңа тернәкләндерү үзәге ачылуы турында хәбәр иттеләр. Бу соңгы 20 елда төзелгән мондый дәрәҗәдәге беренче учреждение булачак. Аны ачу турындагы килешүгә Россия Социаль фонды рәисе Сергей Чирков һәм Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов имза куйды. Бу хакта «Бөгелмә авазы» хәбәр итә.

«Кайгырту» тернәкләндерү үзәге элек «Татнефть» ГАҖныкы булган «Лилия» шифаханә-профилакторие базасында урнашачак, ә хәзер Россия Социаль фондына милкенә тапшырылачак. Ул җиһазландырылганнан соң, биредә махсус хәрби операция ветераннарына, шулай ук һөнәри авырулары булган хезмәткәрләргә һәм производствода бәхетсезлек очракларыннан зыян күрүчеләргә медицина тернәкләндерү һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча комплекслы хезмәтләр күрсәтеләчәк,

Килешү шулай ук аралашу үзәкләре челтәрен, Социаль иминият системасын үстерүне, социаль өлкәдә дәүләт хезмәтләренең сыйфатын арттыруны да кертеп, киң юнәлешләр буенча хезмәттәшлекне үстерүне раслый.

Үзәк киләсе ел башында ук эшли башлар, дип планлаштырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

фейк Миңнеханов Украина Донбасс Луганск Донецк ЛНР ДНР махсус хәрби операция Россия Герое Лисичанск мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция контракт буенча хезмәт минниханов эвакуированные эвакуируемые донецкая луганская переселенцы "служба по контракту" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" санкции импортозамещение

Көн хәбәре