Альберт Әхмәтшин Казанда туган. Әмма әти-әнисе – геологлар, Бөгелмәгә китеп, шунда яшәп калган. Мобилизация игълан ителгәннән бирле (хәрби комиссариатка үзе килгән) махсус хәрби операциядә катнашкан. Хәзер аңа, яралану сәбәпле, армиядән китәргә туры килгән. Абыйсы һәм улы исә – алгы сызыкта.
Альберт Наил улы Президент сайлауга хатыны белән бергә килеп, Владимир Путинга тавыш биргән. Сәбәбе – икәү. Беренчедән, хәтәр вакытта башкомандующийны алыштыру – хәрбиләр һәм ветераннарга хыянәт итү булыр иде. Икенчедән, кандидатларның берсе дә якындагы 6 елга, нигезләнешен, кайдан акча аласын күрсәтеп, үз программасын тәкъдим итмәде, ди ул. Альберт Әхмәтшин фикеренчә, Владимир Путин – вакыт белән сыналган лидер.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез