Россиядәге вазгыятьне антидепрессантлар сату статистикасы яхшы шәрехли. 2025 ел күрсәткечләре рекордлы: халык 22,3 миллион кап антидепрессантны 20,5 миллиард сумга сатып алган. Даруханәләрнең кереме 2024 ел белән чагыштырганда 36 процентка арткан. Дару сатуның натураль күләме 24 процентка үскән. Кешеләр тынычландыра торган даруның бәясе үсүгә карап тормый, көннән-көн күбрәк куллана. 2019 ел белән чагыштырсак, стресска каршы дару сату 4 тапкыр арткан. «Файдасы бармы?» дигән сорауга төгәл бер генә җавап бар: саннар даруханәләр өчен файданың зур булуын күрсәтә.
Халыкының, тынычлык эзләп, даруханәгә чабуы ил-көндәге вакыйгаларга гына бәйле түгел. Массаларның финанс хәле начарая. Илдә 50 миллионга якын кеше кредит инәсендә утыра. Бурычын кайтарып бирә алмаучылар саны сикерешле темплар белән үсә. 2025 ел ахырына ипотека буенча кичектерелгән бурычлар күләме 265 миллиард сумга җиткән. 2022 ел декабрендә әлеге күрсәткеч 91,6 миллиард сум гына булган. Үткән ел проблемалы бурычлар күләме 76,6 процентка үскән. Түләнмәгән бурычларның күләме түгел, үсеш темпы куркыныч. Әлегә илдә икътисадый вазгыять ярыйсы булган хәлдә, кешеләр бурыч кайтаруда кыенлык кичерә. Хезмәт хаклары югары, эшсезлек күрсәткече минимумда булганда түли алмаучылар саны үскәндә, эшләгәннең әҗере кимеп, эшсезлек арта башлагач, мәсьәлә идеаль шторм дәрәҗәсенә җитәргә мөмкин.
Бурычын кайтара алмаган халык, соңгы котылу чарасы итеп, банкротлык юлына баса. 2025 елда 568 мең россияле суд тарафыннан банкрот дип игълан ителгән, 61,3 мең кеше гадиләштерелгән ысул белән бөлгенлеген рәсмиләштергән. Алдагы еллар банкротларын кушкач, бөлгенлеккә чыгучыларның гомуми саны 2,22 миллионга җиткән.
Физик затлар гына түгел, бизнес финанс йөген алга таба тартып барудан баш тарта. Кече һәм урта бизнес вәкилләре эшчәнлеген туктата. Салымнар артты, патентлар кыйммәтләнде. Нәтиҗәдә дистә еллар буе эшләгән кибетләр, басымга чыдый алмый, ишекләренә йозак элә. Яңа компанияләр төзергә ашыкмыйлар. 2025 елда ябылган компанияләр саны ачылган бизнес саныннан 26 процентка артып киткән. Эшмәкәрләр чаң суга: Хөкүмәт ярдәм итмәсә, Россиядә урта бизнес юкка чыгачак, диләр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез