Карап була торган радио – заман таләбе! «Яңа гасыр» телерадиокомпаниясе акционерлык җәмгыяте генераль директоры Илшат Әминов «Болгар радиосы»ның яңартылган студиясен әлеге сүзләр белән тәкъдим итте.
Радионы тыңлап кына түгел, ә яхшы сыйфатта карап та булачак. Бүгенге көндә студия яңартылган техникасы, автоматлаштырылган камералары белән мактана ала.
– Тормыш алга бара. Замана таләпләренә туры китереп, шушы радио студиясен эшләдек. Хәзер барлык радиотыңлаучылар да яраткан алып баручыларын төрле платформалар аша видеодан күрә, кунаклар белән элемтәгә керә алачак. Радио яшәрә. Бу яңалык безнең яшьләр өчен! Хәзерге буын мәгълүматны сурәтләр аша кабул итә бит. Радионың үсеше, киләчәккә атлавы бу, – диде Илшат Әминов.
Болгар радиосы башкарма директоры-баш мөхәррире Илфар Кәримов сүзләренә караганда, яңа формат ТНВ каналы белән телекүперләр оештыру мөмкинлеген тудырган. Хәзер аларны «Болгар радиосы»ның рәсми сайтында һәм «Вконтакте» социаль челтәрендәге сәхифәдә карап булачак.

– Радионың үзәге ул – студия. Радио элек-электән ниндидер бер серле дөнья булды. Һәркемнең ул сер пәрдәсен ачып карыйсы килде. Без бу пәрдәне ачарга булдык. Тирән эш алып бардык, радиода шактый үзгәрешләр булды. Хәзер «Болгар радиосы»н яхшы сыйфатта карап булачак. Студиягә автоматлаштырылган видеокамералар урнаштырылды. Алар тавышка, микрофон кушылуга автомат рәвештә игътибар итә. Мәсәлән, җыр барганда камера бөтен студияне күрсәтсә, микрофон кушылуга, алып баручыны якынайтып, барлык хис-кичерешләрен җиткерә. Бу яңалык алып баручыларның эшләрен катлауландырды. Элек футболка, чалбардан килеп утырган булсак, хәзер һәрчак матур итеп киенгән һәм бизәнгән булу кирәк, – диде ул.
«Болгар радиосы»ның кабатланмас алып баручыларының берсе Дилбәр Фәиз элегрәк радиода эшләгән чорларны искә төшерде һәм тамашачылар белән элемтә турында сөйләде.
– «Болгар радиосы»да якынча 10-15 ел чамасы эшлим. Аңа кадәр башка радиода тәҗрибә туплап килгән идем. Элеккеге тамашачы белән хәзергесе арасында алай аерма күрмим. Алар безнең өчен барысы да кадерле. Тамашачылар белән электән якын без. Хата җибәрсәк тә, нәрсәдер ошамаса да, алар шундук безгә ул турыда язып җибәрә. Бу миңа бик ошый, чөнки ул миңа камилләшергә ярдәм итә.
Радиода төрлечә эшләргә туры килде. Кассеталар заманында да эшләдек. Карандаш белән әйләндереп, шул җырны табып әйләндерә идек. Хәзер исә техника заманы, рәхәтләнеп эшлибез! Әлбәттә, баштарак һәрдаим камера астында булуыңны аңлау киеренкелек тудыра иде. Әмма ияләшеп киләм, үз эшемне башкарам һәм моңа игътибар бирмәскә тырышам, – диде Дилбәр Фәиз.
Ә менә «Болгар радиосы» алып баручысы Айгөл Хәйруллина яңа форматка күчүнең кыен якларын күрмәве турында әйтте.
– Телевидение өлкәсендә беренче көнем түгел, шуңа күрә катлаулыклар белән очрашмадым кебек. Тик бүгенге көндә кемнеңдер игътибары астында даими булу бераз уйландыра. Хәрәкәтләрне барлыйсың, елмаюга игътибар итәсең, күңелсез кыяфәттә студиядә утыру бернинди кысаларга да сыймый. Без – бәйрәм бүләк итүчеләр, һәрвакытта да яхшы кәефтә һәм камералар астында икәнне тоеп эшләргә тиеш, – диде алып баручы.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез