“Бөтен ил горурлыгы”: Мәскәүдә генерал Мәхмүт Гәрәевнең истәлеген яд иткәннәр

Мәскәүнең Татар мәдәни үзәгендә генерал Мәхмүт Гәрәевнең тууына 100 ел тулуга багышланган кичә узган. Хәрби җитәкче, шундый зур хәрби дәрәҗәгә ирешкән бердәнбер татарның истәлеген яд итү өчен бик күп халык җыелган. Бу хакта “Татар-информ” Татарстанның Россиядәге Вәкаләтле вәкиле телеграм-каналындагы хәбәргә таянып яза.

Чарада бөтен ил буенча үткәрелгән юбилей елына йомгак ясалган.
Татарстанның Мәскәүдәге Вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин басым ясап әйткәнчә, Мәхмүт Гәрәев – татар халкының гына түгел, бәлки бөтен Россиянең горурлыгы.
Кичәдә генералның тууына 100 ел тулу хөрмәтенә истәлек билгеләре тапшырылган. Сәхнәдә аның яраткан җырлары яңгыраган. Кичә “День Победы” җыры белән тәмамланган.
“Сугышның бәхете мизгелләре арасыннан иң зурысы – Җиңү көне”, – дип әйтергә яраткан генерал.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре