Коронавирусның яңа – “омикрон” штаммы пәйда булу сәбәпле, якындагы өч ай дәвамында авыр булачак, әмма пандемия азагына күп калмады инде. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасының (ВОЗ) коронавируска каршы көрәшү буенча махсус вәкиле Дэвид Набарро шулай дип белдергән.
Аның әйтүенчә, бер генә илдә дә, аеруча фәкыйрь илләрдә, җитди чикләүләр кертү мөмкинлеге юк. Әмма якындагы өч айда кыенлыклар күп булачак.
Набарро сүзләренә караганда, “омикрон”нан тыш башка штаммнар да пәйда булырга мөмкин, чөнки вирус әле һаман үсештә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез