Каспий Сабантуе кысаларында Әзрбайҗанга килгән Бөтендөнья татар конгрессы делегациясе Бакудагы тарихи Әҗдәрбәй мәчетендә булды. Әлеге мәчет халык арасында Зәңгәр мәчет, шулай ук Татар мәчете буларак та билгеле.
Делегация вәкилләре биредә җомга намазында катнашты. Мәчет татар җәмгыяте өчен дә әһәмиятле урын булып тора: биредә татарлар очрашып, аралашып, милли һәм дини традицияләрне саклый. Мәчеттә шулай ук татар бүлмәсе дә бар.
Татар җәмгыяте вәкилләре сөйләвенчә, Бөек Ватан сугышыннан соң татар сугыш ветераннары Әзербайҗан СССР җитәкчелегенә мөрәҗәгать итеп, мәчетне гыйбадәт кылу өчен яңадан ачуны сораган.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез