«Бөтенләйгә кайттым!» – дияргә насыйп булсын...

Җиңү бәйрәме якынлашкан көннәрдә нигәдер мин ел саен авылыбыздагы сугыш чоры балаларын күңелем белән барлап чыгам. Инде авылда ул сугышта булган, әлеге дәһшәттән исән кайткан кешеләр калмады, аларның һәм яуда калганнарның тол хатыннары да юк. Әлеге хәвефле еллар белән безне бәйли торган төркем дә әнә шул сугыш чоры балалары, ятимнәре инде. Алар да елдан-ел кими, һәр авылда санаулы гына калды. Бездә дә аларны санар өчен кул бармаклары да җитә. Шулай булмыйни, сугышның соңгы көнендә туган сабый да бүген инде сиксән яшьлек әби-бабай лабаса.

«Сугыш чоры ятимнәре», «Сугыш чоры балалары» – андый категория кешеләр юк бит диярсез. Килешәм, рәсми төстә аларны тануны, игълан итүне ничектер һаман тарта-суза килделәр шул. Менә-менә, ниһаять, гаделлек торгызылыр, «әти» сүзен әйтергә тилмереп, ятимлек-ачлык нужасын, кимсенү ачысын татыган шул балаларга да ниндидер ярдәмнәр булыр дип өметләнгән идек. Әтисе сугышка киткән чакта карында калганнар яки бик кечкенә булып, аларны өлкәннәр сөйләгән буенча гына хәтерләүчеләр, әтиләре сугыштан кайтканнар бәхеткә кинәнгәндә, күз яшьләрен эчкә йотып, бик иртә тормыш арбасына җигелгән ул балалар – әтиләре ил азатлыгы өчен башларын салган, чит җирләрдә ятып калган, хәбәрсез югалды дип, бүгенгәчә хәтта кайда күмелгәне дә билгеле булмаган солдат балалары күптән инде хөкүмәт яклавына-ярдәменә лаек иде. Җиңү бәйрәме җиткән саен йөрәк җәрәхәтләре ачылып, күңел әрнүләре яңарып, күбесе бу көнне бәйрәм шатлыгын да татый алмый гомер кичерде ләбаса. Ул елларда да аларга өстенлек булмаган, аннан соң үткән сигез дистә ел да ул хаталарны төзәтергә җитмәде.

Ике-өч буын алышынганнан соң арабызда бүген янә сугыш ятимнәре. Аларны әби-бабайлары язмышы көтмәсен, әтиләрен югалткан сабыйлар кайгыртусыз калмасын иде (шөкер, әлегә аларга игътибар бар, тик ул вакытлыча гына булмасын иде). Теге чор белән бүгенгене чагыштыра торган түгел диярсез. Дөрес, туклык, муллык. Ул балаларга инде моннан сигез дистә ел элекке чордашлары кебек, ат-үгез җигеп, җир сукалыйсы да, өлкәннәр белән бергә җигелеп, иң авыр эшләрдә сәламәтлекләрен югалтасы да түгел. Әмма ятимлек ул – кайсы чорда да ятимлек. Әти-әниле бөтен тормыш әнисез, әтисездән нык аерыла. Китек – кайда да китек. Затлы, зиннәтле савытмы, гади бер чынаякмы... – кителгән икән, ул инде авызны, кулны бер төрле җәрәхәтли.

Авылыбызда мобилизация игълан ителгән беренче көндә үк повестка алган Рафилнең, сабый балаларын кочаклап, саубуллашуын күреп калган кешеләр әле дә ул күренешне оныта алмый. Берәр еллап элек ул каты яраланып госпитальгә эләкте. Бераз уңайлангач, авылга кайтты. Балалары шунда аннан: «Әти, син бүтән беркая да китмисеңме?», «Әти, син бүтән китмисеңме?» – дип сорап, аптыратып бетергәннәр дигәннәр иде. Әти кеше, билгеле, юк, китмим, дигән. Тик берничә операция кичергәннән соң Рафил бүген кабат шунда. Өченче баласының туу шатлыгын да өеннән еракта гына ишетә ул... Теге чакта да андыйлар булган, ике арада айлар буе йөргән хатлар гына авыл, өй хәлләрен, мондагыларга фронт хәлләрен алып килгән. Һай кадерле булган ул хәбәрләр! Сугыш чоры балалары, ятимнәре әле дә яудагылардан хәбәр алуның никадәр тансык, кадерле булуын әйбәт хәтерли. Бүгенгеләр дә әйбәт белә, көн саен, минут саен телефоннан хәбәр көтә...

Моннан унбиш еллап элек авылыбызга сугышта һәлак булып, 68 ел буе хәбәрсез югалган булып йөрүче Билал солдатның сөякләрен алып кайтып җирләгәннәр иде. Шул чакта кызы Гадения апаның, шул сөякләр салынган тартманы сыпырып, күз яшьләре аша: «Кайттыңмы, әти!» дигәне бүгенгедәй күз алдында. Күрше Салавыч авылында яшәүче тагын бер сугыш чоры ятиме – әтисе Сталинград сугышында хәбәрсез югалган Габделхак абый ул чакта түзмәде: «Әти кайткан күк булды. Әтине күргән күк булдым», – диде. Инде Гадения апа да, Габделхак абый да мәрхүмнәр.

...Бүген яудан әтиләрен көтүче балаларга исә тиз көннәрдә алар белән сөенеп очрашырга, әтиләргә исә: «Бөтенләйгә кайттым!» – дияргә насыйп булсын...

Быел Россиядә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы билгеләп үтелә. Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2025 ел Ватанны саклаучылар елы дип игълан ителде. Җиңү бәйрәме алдыннан Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов сугыш ветераннарына бүләкләр тапшырды.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Гөлсинә Хәбибуллина Бөек Ватан сугышы Миңнеханов махсус хәрби операция Җиңүнең 80 еллыгы Россия Герое мобилизация Мобилизацияләнгән СВО "специальная военная операция минниханов "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" мобилизованные "герой россии" "батальон" "батальоннар" "МХО" "контрактники" "контракт төзүчеләргә" "контрактчыларның" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елында

Көн хәбәре