Башлангыч мәгълүматларга караганда, Свердловск өлкәсеннән килүче Toyota, барган шәпкә «чыгымчылап», юл кырыенда туктап калган фурага килеп бәрелгән. Фаҗигадә җиңел машина йөртүчесе һәм пассажирының гомере өзелгән. Юлның бу өлешендә бик көчле бозлавык булганлыгы мәгълүм.
Фаҗига булган урынга Тукай районы прокуроры Руслан Галиев килгән. Тикшерү оештырылган. Авариянең сәбәпләре ачыклана, дип яза «KazanFirst».
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез