Быел татарның иң көчле көрәшчеләре Чаллының Боз сараенда бил алышачак. Кабул итә торган як, оештыручылар да, тамашачылар да инде күптән әзер, ди. Автокалада узачак турнир ниләр белән истә калыр?
Юбилейга бүләк
Муса Җәлил истәлегенә «Ватаным Татарстан» гамәлгә куйган көрәш турниры инде 60 елдан артык, иң көчлеләрне ачыклау белән беррәттән, көрәшчеләрне каһарман-шагыйрь рухында тәрбияли. Быел татар дөньясы Муса Җәлилнең тууына 120 ел тулуны билгеләп уза. Шуңа да 63 нче турнирда аның рухы тагын да ныграк сизеләчәк.
Тик юбилейлар моның белән генә бетми. Татарстан көрәш федерациясе президиумы рәисе Рөстәм Кәлимуллин әйтүенчә, быел турнирны нәкъ менә Чаллыда уздыруның тагын ике сәбәбе бар:
– Чаллы шәһәренә нигез салынуга – 400 ел, КАМАЗда беренче йөк машинасы чыгарылуга – 50 ел, ә иң мөһиме – яраткан героебыз Муса Җәлилнең тууына 120 ел тула. Барысын да исәпкә алып, турнирны быел Чаллыда уздырырга дигән карарга килдек. Чаллыда барлык турнирлар югары дәрәҗәдә үтә. Быелгысы да искәрмә булмас дип саныйм, – диде ул турнирга багышланган матбугат очрашуында.
Чаллы халкына юбилей бүләге яраткан һәм көтеп алган турнирлары булса, Муса Җәлилнең 120 еллыгына аның истәлегенә уза торган көрәш турниры турында тәүге китап дөнья күрде. Татарстан көрәш федерациясе башкарма директоры Марсель Таһиров әйтүенчә, «Келәм һәм каләм бердәмлеге» китабы халык фикерен, бигрәк тә ветераннарның фикерләрен исәпкә алып нәшир ителгән. Китапны кулга алу уңаеннан, Марсель Таһиров тарих сәхифәләрен дә барлады.
– Тәүге ярышта (1964 елда) 11 команда, 50 көрәшче катнашкан. 2013 елда 56 командадан 470 көрәшче бил алышкан. Монысы – рекорд. Быел без 40 лап командадан 350–400 көрәшче көтәбез, – диде ул.
Китапның һәм «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррире Илназ Фазуллин аның эчтәлеге турында сөйләде.

– Әлеге китапта турнир чемпионнары, аны кабул иткән шәһәрләр турында мәгълүмат, журналистларның әлеге турнир турындагы язмалары урын алды. Аны әзерләгән вакытта шактый кызыклы фактларга юлыктык. Тамашачылар, көрәш сөючеләр өчен зур, саллы бүләк әзерләдек дип саныйм, – диде ул.
Турнир 1965 елдан бирле Муса Җәлил истәлегенә уздырыла.
– Безнең газета өчен әлеге турнирның әһәмияте бик зур. Буыннан-буынга күчә торган әлеге традиция редакция хезмәткәрләре өчен васыять итеп кабул ителә. Без аны зур түземсезлек белән көтеп алабыз, рәхәтләнеп уздырабыз, – диде Илназ Фазуллин.
Сусау
Янә автокалага әйләнеп кайтсак, Җәлил турнирын Чаллы инде 13 нче мәртәбә кабул итә.
– Соңгы мәртәбә 2012 елда уздырганбыз. 14 ел вакыт узган. Без аны күптән көттек. Урамда барганда да, театрда да, башка җирдә дә: «Җәлил турниры кайчан уза инде?» – диләр. Быел, ниһаять, бездә уздыру карарын белгәч, бу эшкә җиң сызганып тотындык. Турнир көннәрендә боз эреячәк! Утырырга түгел, басып торырга да урын булмаячак, – диде Чаллы шәһәре көрәш федерациясе башкарма директоры, турнирның баш хөкемдары Рамил Хисмәтуллин. – Чаллыда көрәш бик зур үсеш алды. Безнең өчен Айрат Гыйлаев исеме – бик зур исем. Әле бит безнең «Копченый» буларак билгеле булган Рәкыйп Хәмитов, Айдар Нәҗметдинов, көчле яшьләребез бар. Гомумән алганда, Муса Җәлил турнирында җиңү яулаган 30 лап көрәшчебез белән мактана алабыз. Ә бу, миңа калса – мактанырлык нәрсә.
Сүзгә Рөстәм Кәлимуллин кушылды:
– Бу ярышны үзләрендә уздырырга теләгән районнар бик күп иде. Әмма чаллылылар бик саллы гына дәлилләр китерде. Хәзерге вакытта Чаллы мэрыннан башлап һәркем көрәш белән яши, – диде ул.
Турнирда 9 мәртәбә җиңү яулаган Ренас Кәлимуллин да Җәлил турнирын тәүге мәртәбә үз күзләре белән нәкъ менә Чаллының Боз сараенда күргән.
– Мәктәптә укыган, әле көрәш белән кызыксына гына башлаган чагым иде. Әтием белән Чаллыга бардык. Ул ярышны күзәткәндә, күзләрем янды. Ильяс Галимов, Рүзил Ганиев келәм тоткан чаклар... Башыма: «Бу турнирны гомердә дә отып булмас инде», – дигән уй килгәне истә. Аллага шөкер, 9 тапкыр отарга насыйп булды. Быел инде бу санны 10 га тутырасы килә. Җиңел булмаячагын аңлыйм, әмма тырышачакмын, – дип сөйләде көрәшче.
Турнирның 63 нче сәхифәсенә кемнәрнең исеме язылыр? Көрәшчеләр бозны эретә алырмы? Монысын инде келәм күрсәтәчәк.
Муса Җәлил турнирында җиңүчеләргә бүләкләр
I урынга – 100 мең сум,
II урынга – 70 мең сум,
III урынга – 50 шәр мең сум күләмендә ике бүләк.
Шулай ук финал алышларында иң яхшы көрәш алымы күрсәткән батырга 30 мең сум күләмендәге махсус бүләк тапшырылачак. Әлеге бүләк татарның легендар батыры Ильяс Галимов исемен йөртә һәм 2021 елдан бирле тапшырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез