Браво...

Билгеле шәхесләрне, бигрәк тә сәнгать кешеләрен соңгы юлга озатканда гөрләтеп кул чабулар безгә каян килеп керде икән соң? Әле җитмәсә, «Браво!» дип кычкыра-кычкыра алкышлыйлар. Чит-ят сүзләргә егылып китү безнең татарыбызга гына түгел, башка халыкларга да хас. Мәсәлән, ниндидер вакыйганы хуплаганда яки берәр кешенең хезмәткә осталыгына сокланганда руслар «Браво!» дип кычкырмый калмый.

Без, гадәттә, чит сүзләрнең мәгънәсе белән дә кызыксынмыйбыз. Мәсәлән, кайбер тел галимнәре әйтүенчә, шул ук «браво» сүзенең ничек килеп чыгуы, нинди мәгънә белдерүе тулысынча ачыкланып бетмәгән икән әле. Ул – итальян сүзе һәм аның «правус» (pravus) (согнутый), «barbarus» (варвар, ягъни вәхши) дигән сүзләргә бәйләнеше юк микән дип шикләнәләр. Ярый, бравосы черт с ним, бу сүзгә ияләшеп беттек инде. Ә менә мәет чыгарганда кул чабуга никак ияләшеп булмый. Әллә без әкрен-әкрен мәҗүсилек чорына тәгәрибезме? «Мәҗүсилек» – гади генә әйткәндә, бердәм тәгълиматы булмаган диннәрнең атамасы. Ягъни мәҗүсиләр бер Аллага түгел, табигать көчләрен гәүдәләндерә торган илаһи көчләргә табыналар. Япониядә храмга, ягъни гыйбадәтханәгә кергәч, үз Аллаларына кул чабалар дип ишеткәнем бар.

Хәер, берничә Аллага табынучылар тарихта булган. 2010 елны Кытайга баргач, анда яшәүче кардәшләребез безне берничә Алла сурәте сакланган бинага алып кереп, заманында кытайларның да берничә Аллага табынуы хакында сөйләгәннәр иде. Боларны гаепләп язу түгел, Алла сакласын! Һәр халыкның үз яшәү рәвеше, дине, йолалары бар. Тик менә аларның яшәү рәвешләрен, йола-гадәтләрен, күз йомып, үзебезгә кертү кирәкме? Мин әлеге дә баягы бакыйлыкка күчкәннәрне алкышлап соңгы юлга озатуны әйтәм. Безгә ул руслардан кергән, диләр. Дөрес булса, 1980 елда күренекле актер, прозаик, композитор, музыкант, җырчы Владимир Высоцкийны шулай зурлап, ягъни «Браво!» дип кычкыра-кычкыра кул чабып, соңгы юлга озатканнар.

Кул чабу «йола»сы әнә шуннан башланган, диләр. Хәер, безгә русларның сәхнә йолдызлары белән ничә ел буе алкышлап бәхилләшүе әһәмиятле түгел. Иң сәере, татар ни өчен ике дә уйламыйча йолага иярә башлады? «Кабер алды алкышлары»н динебез дә хупламый. Милләттәшләремнең күбесе дә, үзем мөрәҗәгать иткән дин әһелләре дә чит-ят йолалар килеп күрүенә риза-бәхил түгел. Төп фикерләре мондыйрак: сәхнә кешесенең төп максаты тамашачының алкышларын яулап алу. Ни кызганыч, халык аңа үлгәч тә тере кешегә караган кебек карый. Мәетне затлы табутларда җирлисеңме, алкышлап, оркестрлар белән озатасыңмы – бу аңа бернинди дә файда китермәячәк. Исәннәрнең бурычы – вафат булганнарны үзебезчә җирләү. Мәрхүмнәргә бары тик дога, Аллаһы Тәгаләдән аның гөнаһларын ярлыкауны сорау кирәк.

Күптән түгел танылган җырчы Резеда Шәрәфиеваны соңгы юлга озаттылар. Талантлы, акыллы һәм үтә тыйнак иде ул. Урыны оҗмахта булсын. Мәрхүмәнең гәүдәсен алып чыккач алкышлый башлаулары күңелне әллә нишләтте. Алкышлар «котылдык» дип кул чабу кебек тоелды. Бу язмага тотынуыма да әнә шул вакыйга сәбәпче булды. Тукай әйтмешли, «Тел, лөгать, гадәт вә әхлак алмашып» яшәү начар нәрсә түгел, әмма кайчак чама хисен югалтып җибәрмибезме икән, җәмәгать? Гадәт алмашабыз дип, зиратка кереп, кабер кочаклап, елый-елый хәмер эчә башламасак ярый инде. Язганнарым һәр сүзне җөпләп утыру өчен түгел, ә уйлану өчен

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре