БРИКС саммиты көннәрендә Казанның ЗАГС идарәсе халыкны кабул итмәячәк. Бу хакта шәһәр мэриясе хәбәр итә.
Үлем очраклары Меридиан урамы, 4нче йортта дәүләт теркәвенә алыначак. Бала тууны теркәү мәсьәләсен бала тудыру йортында (РКБ һәм 1 нче роддом) хәл итеп булачак. Никахны теркәү алдан тапшырылган гаризалар нигезендә башкарылачак.
Исегезгә төшерәбез: БРИКС саммиты көннәрендә Күпфункцияле үзәкнең Казандагы офислары вакытлыча ябыла. Дәүләт медицина учреждениеләре гадәттәгечә эшләячәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез