БРИКС уеннарын оештыруда ике меңгә якын волонтер катнашкан

Казанда узган БРИКС уеннарына 1920 волонтер җәлеп ителгән. Бу хакта ярышларның нәтиҗәләренә багышланган матбугат очрашуында хәбәр иттеләр.

Волонтерларның күп өлеше (1749 кеше) Казаннан. 171 волонтер – башка шәһәрләрдән.

Волонтерлар барлыгы 61 286 сәгать эшләгән. 837 волонтер турнир ярышлары уза торган мәйданчыкларда эшләгән. 700 ләп волонтер хезмәт күрсәтү юнәлешендә булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре