БРИКС уеннарында Россия спортчылары барлыгы 509 медаль яулаган

Казанда узган БРИКС уеннарында Россия җыелма командасы барлыгы 509 медаль яулаган. Бу хакта Татарстанның спорт министры Владимир Леонов БРИКС уеннары нәтиҗәләренә багышланган журналистлар белән очрашуда әйтте. Медальләрнең 266сы алтын, 142се көмеш, 101е бронза.

Медальләр саны буенча икенче урында Беларусь командасы. Аларда җәмгысе 247 медаль. Өченче урында – Кытай. Алар Уеннардан 62 медаль белән киткән. Барлыгы 38 ил вәкиле медаль ияләре булган.

Министр әйтүенчә, Россия җыелмасы составындагы Татарстан спортчыларының уңышлары да куандыра. Республика вәкилләре 38 алтын, 14 көмеш, 7 бронза медаль яулаган.

Владимир Леонов сүзләренчә, БРИКС Уеннарында 82 илдән 5460 катнашучы килгән. Шуларның 2 меңнән артыгы спортчылар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре