Суык булу сәбәпле, бу шимбәдә ярминкәләр үткәрелмәячәк.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы хәбәр иткәнчә, шимбә – 9 декабрьдә авыл хуҗалыгы ярминкәләре үткәрелмәячәк. Һава шартларына бәйле бу. Зыкы суыкта төп авыл хуҗалыгы продукциясе: яшелчә, сөт, сөт ризыклары өшиячәк чөнки.
"Килеп туган хәлне аңлавыгызны сорыйбыз. Киләсе ярминкәләрдә көтеп калабыз", ди оештыручылар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез