Физик мөмкинлекләре чикле булган баланы ничек тәрбияләргә? Әти-әниләр үзләре бу хәлне ничек кабул итә? Үзенчәлекле бала өчен инклюзив мохит булдыру кирәкме? Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы туры эфирда уздырган «Ата-аналар җыелышы»нда әнә шулар хакында сөйләштеләр.
«Ата-аналар җыелышы»нда Казанның сәламәтлеге чикләнгән балалар укый торган 61 нче мәктәп директоры Жанна Семякина үзенчәлекле балаларның укуын оештыру турында сөйләде. Ул әти-әниләргә үзләре тормышка ашыра алмаган хыялларын балаларга такмаска киңәш итте.
– Бала үзе сайларга тиеш. Безнең өчен иң мөһиме – аңа уңайлы тәрбияви мохит оештыру. Бигрәк тә бу психологик тайпылышлары булган балаларга кагыла. Гадәттә, проблема балада түгел, ә әти-әнидә була. Шуңа алар белән күбрәк эшләргә кирәк. Без инде 7 яшендә баланың нәрсәгә сәләтле икәнен аңлыйбыз. Безгә күп кенә әти-әни килеп, 1–2 ел сезнең мәктәпкә йөртәбез дә, аннан гади мәктәпкә күчерәбез, диләр. Тик монда һәр очракның үзенчәлекле булуын аңларга кирәк. Бу мәсьәләләрне табиб белән киңәшләшеп хәл итегез, – диде ул.
Әти-әни баласының үзенчәлекле булуын ничек кабул итә? Ул нәрсә эшләргә тиеш? Бу сорауга Республика балалар клиник хастаханәсе медицина психологы Лия Бодрова җавап бирде.
– Әлбәттә, бу – бик авыр һәм күп энергия сарыф итә торган юл. Стресслы вакыйгаларга кешенең баш мие, гадәттә, стадияләр белән җавап кайтара. Беренчесе – шок кичерү. Монда әти-әни әле ни булганын аңламый. Икенчесе – кире кагу. Бу этапта әти-әни үз баласы өчен ярдәм эзли. Өченчесе – агрессия. Аларның бөтен нәрсәгә ачулары килә башлый. Монда шуны да аңлау мөһим: үзенчәлекле баланың әти-әнисе берни белән дә аерылмый. Без барыбыз да шундый ук хисләр кичерәбез, ачуланабыз, кайгырабыз. Бу – нормаль күренеш. Бу этапта ата-ананың бурычы – әлеге хис-кичерешләрне кабул итү, – дип сөйләде Лия Бодрова. – Агрессия стадиясеннән соң депрессия башлана. Әти-әни баласының киләчәк тормышы турында уйлана башлый. Аны җәмгыятьтә кабул итмәсәләр, үчекләсәләр? Бала үзенә урын таба алмаса? Бу этапта баш миенә чишелеш табу мөһим. Кеше әкренләп моны җиңәргә мөмкин булуын аңлый башлый. Сорауларга җавап таба башлау белән, кеше дә авырлыкны кабул итә, – диде медицина психологы.
Юрист, психологик тайпылышлары булган 18 яшьтән өлкәнрәк инвалид балалар һәм инвалид балаларның ата-аналары Бөтенроссия оешмасының төбәк бүлеге координаторы Ригина Садыйкова үзе дә – үзенчәлекле бала әнисе. Аның кызында – беренче типтагы шикәр чире. Әни кеше үз тәҗрибәсе белән уртаклашты.
– Кызыма шикәр чире диагнозын 11 яшендә куйдылар. Безнең гаилә өчен бу зур фаҗига иде. Мин бу проблемадан чыгу юлын табарга тырыштым, баламның тизрәк терелүен теләдем. Аңа кирәкле вакытта ярдәм итә алмам дип бик курыктым. Ике ел узгач, психологик ярдәм сорап, Лия Бодровага мөрәҗәгать иттек. Ул безгә бик нык булышты, – диде ул.
Ригина Садыйкова әйтүенчә, баласына диагноз куелгач, аның бер генә кеше белән дә сөйләшәсе килмәгән. Хәтта туганнары, дусларыннан да читләшкән. Ярдәмне бары тик әти-әниләр җәмгыятендә генә тапкан.
– Бу фаҗига белән көрәшергә миңа шундый ук хәлгә эләккән кешеләр белән аралашу ярдәм итә. Үзләре дә моның аша узган әниләр миңа ярдәм кулы сузды, һәрвакыт безнең янда булдылар, – диде ул.
Ләйсән Сафина
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез