Газетага язылу

Буа районында фаҗига: янгында ике кеше һәлак булганнан соң җинаять эше кузгатылган

Татарстанның Буа районында янгында ике кеше һәлак булган.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, Яңа Чәчкап авылында ике катлы шәхси йортта янгын турында хәбәр кичә 23:28 сәгатьтә килгән. 23:58 сәгатьтә янгын инде сүндерелгән.

Янгын сүндерү вакытында 80 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз мәетләре табылган. Моннан тыш, 51 яшьлек ир-ат, 45 яшьлек хатын-кыз һәм 17 яшьлек үсмер коткарылган.

Россия Тикшерү комитетының ТР буенча Тикшерү идарәсендә хәбәр итүләренчә, үтерү маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Җинаять кылуда хуҗаларның 51 яшьлек улы шикләнелә, йортка утны ул төрткән булырга мөмкин, диелә.

Хәзерге вакытта булган хәлнең барлык шартлары ачыклана. Тикшерү процессы прокуратура контролендә, диелә «Татар-информ» хәбәрендә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре