Будапешт: очрашу буламы, юкмы?

Россия–Америка мөнәсәбәтләрендә үткән атнада кискен борылыш булды. Путинның Трамп белән телефоннан сөйләшүеннән соң Украина конфликты тукталыр кебек булган иде.

Ике держава лидерының очрашу урыны да тәгаенләнде: Венгрия башкаласы Будапешт үз ишекләрен киң ачарга вәгъдә итте. Россиянең чит илләр эшләре министры Лавров һәм АКШның Дәүләт секретаре Марк Рубио очрашуны әзерләп бетерергә тиешләр иде. Әмма аларның диалогы телефоннан сөйләшкәндә үк өзелде.

Мәскәү килешү нигезенә үз таләпләрен салырга теләде. Әмма Киев киреләнде: куәтле сәнәгать шәһәрләре урнашкан һәм стратегик яктан зур әһәмияткә ия булган төбәктән китәргә теләмәде. Гамәлдәге фронт сызыгында утны туктатып, вакытлы килешү төзергә һәм озак сроклы килешү өчен сөйләшүләрне шуннан соң дәвам иттерергә, дигән таләп куйды. Бу таләпне Трамп та яклады һәм Путин белән Будапештта очрашудан баш тартты.

«Лукойл» һәм «Роснефть»кә – Россия нефтенең төп агымнарын контрольдә тоткан – ике гигантка санкцияләр кертелде. Бу ике компаниянең нефтен сатып ала торган илләргә икенчел санкцияләр яный башлады. Һиндстан Россия нефтеннән баш тартырга ризалашты. Трамп 30 октябрь очрашуында Сины да үз ягына аударырга өметләнә. Россия аналитиклары фикеренчә, яңа санкция шактый гына зыян салыр, әмма үтергеч түгел. Вашинтонда да «уртачыл санкция» дип атыйлар аны. Мәскәү фикерен үзгәртмәсә, иң көчле санкцияләрне өстәргә вәгъдә итәләр. Бөтен энергетика тармагына һәм инфраструктурага АКШ санкцияләре кертелсә, эш кыенлашачак.

Кремльдә сер бирмәскә тырыштылар. Әмма Путин вәкиле Кирилл Дмитриев ашыгыч рәвештә Америкага очты. АКШта белем алган һәм шунда эшләгән бу эшмәкәр Трамп кияве белән дус, димәк, Вашингтонга ачкыч таба алырдай бердәнбер кеше. Дмитриев Америкада бик күп интервьюлар бирде, белдерүләр ясады, әмма аны югары кабинетларда беркем дә кабул итмәде. АКШның финанс министры Бессент аның белдерүләрен «пропаганда» дип кенә атады. ОПЕК илләре көтелмәгән сигнал ясады: Россия нефтен алыштырга әзер булуларын әйттеләр. Эшне моңа ук җиткерергә ярамый. Бу коточкыч югалтуларга китерәчәк. Газета хәбәрчесе бу юлларны язганда, Лавровның: «Путин Украина буенча АКШ концепциясен кабул итәргә әзер», – дигән белдерүен укыды.

                           

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре