Бүген – дус, иртәгә – дошман

Дус, дуслык. Бер карасаң, шундый гади генә төшенчәләр инде. Тик кайчак без дуслык белән бер-береңнән вакытлыча гына файдалануны бутыйбыз, кемгәдер чын күңелдән ышанып, соңыннан үкенәбез. Ни өчен кайберәүләр ышанычлы дуслар таба алмый, ә кемдер алардан уңа? Хатын-кыз һәм ир-ат дуслар була аламы? Гомумән, кем була соң ул – дус?

Бу һәм башка сорауларга җавап бирергә практик психолог, гипнолог, гаилә мөнәсәбәтләре белгече Зәйтүнә Әхмәтҗанова ярдәм итте.

– Чын дус белән безне ышаныч, күңелләр якынлыгы, уртак мәнфәгатьләр, үзара хөрмәт һәм ярдәмләшүгә нигезләнгән эчкерсез мөнәсәбәтләр бәйли. Без тормышыбыздагы мөһим ихтыяҗларыбызны канәгатьләндерү өчен үзебезгә дуслар табабыз. Әйтик, кешеләрнең безне ничек бар, шулай кабул итүләрен телибез, рухи яктан ярдәмгә мохтаҗбыз. Шулай ук кешегә «йомшак» якларын күрсәтүдән курыкмыйча, оялмыйча кем белән дә булса ышанычлы, якын мөнәсәбәтләр төзү мөһим. Дуслык менә шуларның барысын да берләштерә.

:: Нинди дуслык ныграк була: бала чактан ук килгәнеме, әллә акыл кергәч тапканымы?

– Еш кына бала чактан килгән, уртак хатирәләр, еллар, төрле вакыйгалар белән сыналган һәм ныгыган дуслык көчлерәк була. Әмма шул ук вакытта озак еллар дус булып, тормышның кайсыдыр бер этабында үпкәләшкән кешеләр дә җитәрлек. Моның сәбәбе – кызыксынулар, тормышка караштагы үзгәрешләр. Бер дус икенчесенең үзгәрүен кабул итә алмый, шул чакта алар бер-берсеннән ерагая.

Аңлы яшьтә исә син үзеңә тормыш кыйммәтләрегез, дөньяга карашыгыз, кызыксынуларыгыз охшаш булган дус эзлисең. Андый кеше белән гаилә кору, балалар туу, я булмаса, аерылышу кебек мөһим чорларны, шатлыгын-кайгысын бергә кичерәсез. Бу исә сезнең дуслыкны ныгыта. Шуңа күрә балачак дуслары да, акыл кергәч тапкан дуслар да якын була ала.

:: Хатын-кыз дуслыгы турында төрле фикерләр бар. Аны бөтенләй юк һәм була алмый дип уйлаучылар да җитәрлек. Ир-атлар арасындагы дуслык күпкә көчлерәк, диләр. Бу дөреслеккә туры киләме?

– Бу бары миф кына. Хатын-кызларныкын да, ир-атлар арасындагы дуслыкны да көнчелек, көндәшлек, бер-береңнең бәясен төшерү, тәнкыйть, шәхси үзгәрешләр һәм дустыбызга булган артык югары өметләр боза. Бердәнбер аерма: хатын-кызлар ир-атларга караганда хислерәк, нечкә күңеллерәк. Ир-атлар ниндидер конфликтларны артык хискә бирелеп тормый гына, тиз арада хәл итә. Үпкәләрне дә тизрәк оныта.

Гомумән алганда, хатын-кызлар һәм ир-атлар арасындагы дуслык шактый аерыла. Хатын-кызлар дуслыгының нигезендә – хис-кичерешләр белән уртаклашу, рухи ярдәм. Аларга даими аралашырга, тормыштагы проблемалар турында фикер алышырга кирәк. Шул рәвешле алар стресс дәрәҗәсен киметә. Хатын-кызлар дуслыгының максаты – проблеманы хәл итү түгел, ә аның турында сөйләшү, фикер алышу.

Ирләр дуслыгы нигезендә исә үзара ярдәмләшү ята. Алар хатын-кызлар кебек үк хисле затлар түгел, шуңа да бер-берләренә артык ачылмыйлар. Ир-атларны кызыксынулар, эш, ниндидер мәнфәгатьләр берләштерә. Сөйләшү, фикер алышулар – кимрәк, конкрет эш-гамәлләр күбрәк була.

:: Шулай ук мәңгелек сорау: хатын-кыз һәм ир-ат арасында дуслык була аламы?

– Алар арасында интим якынлык мөмкин түгел икән, була ала. Хатын-кыз һәм ир-ат арасындагы дуслык нигезендә иҗат, эш, уртак фикерләр, кызыксынулар ята. Тик бу ике дусның берсендә икенчесенә карата хисләр булып, икенчесе бу турыда белми йөри икән, вакыт узуга, бу дуслык бөтенләй җимерелергә, я булмаса, башка төрле мөнәсәбәтләргә әйләнергә мөмкин.

Тагын бер мөһим нәрсә: монда дусларның ялгыз булу-булмавына да игътибар итәргә кирәк. Әйтик, ир-ат яки хатын-кызның гаиләсе һәм шул ук вакытта капма-каршы җенестәге дусты бар икән, димәк, ире яки хатыны аның ихтыяҗларын канәгатьләндерми. Мондый дуслык гаиләдә көнчелеккә сәбәп булырга, мөнәсәбәтләрне бөтенләй бозарга да мөмкин.

:: Ни өчен кайбер кешеләргә дуслык мәсьәләсендә бәхет елмаймый, ә кайберәүләр дуслардан бик уңа?

– Безнең барыбызның да балачагыбыз, тормыш тәҗрибәбез, әти-әниләребез төрле. Ә дуслык, дуслыкка мөнәсәбәт, башка кешеләр белән ышанычлы, якын мөнәсәбәтләр төзи белү балачактан ук формалаша. Кайберәүләргә бала чактан ук «кешеләргә ышанырга ярамый», «акча, эш мәсьәләсендә дуслык була алмый», «бүген – дус, иртәгә – дошман», «бу тормышта үзеңә генә таянырга кирәк» дигән тискәре уй-күрсәтмәләрне «сеңдерәләр». Моңа өстәп, үз мисалларында аларның дөреслеккә туры килүен раслыйлар. Шундый тәрбия алып үскән кеше, билгеле инде, беркемгә ышанмый, дуслар таба алмый.

Ә кайберәүләрне, киресенчә, «100 сумың булганчы, 100 дустың булсын» дип тәрбиялиләр. Шуңа ышанган әти-әниләрнең үзләренең дә якын дуслары була. Шуны күреп үскән кеше кешеләргә ышана белә һәм үзләрен дә шундый ук ышанычлы кешеләр белән әйләндереп ала. Аларга дуслар табу, якын мөнәсәбәтләр төзү дә күпкә җиңелрәк бирелә.

:: Яшерен-батырын түгел, элек кешеләр аралашып, йөрешеп яшәгән. Бүген бу күренеш сирәгәя. Бу кешеләр бер-берсеннән ерагая дигән сүзме?

– Элек безнең мәдәнияткә коллективлык психологиясе, ягъни кешене билгеле бер төркемнең (гаилә, җәмгыять, милләт) өлеше итеп санау хас иде. Кеше шәхесара мөнәсәбәтләр аша гына үсә һәм шәхескә әйләнә – элек шуңа ышанганнар. Хәзер исә Көнбатыш психологиясе популярлашты. Ә аның нигезендә индивидуальлек идеясе ята. Ягъни һәр кеше кабатланмас, ә тормышта иң мөһим нәрсәләр – син үзең, үзеңне ярату һәм шәхси чикләр. Бу таләпләргә буйсынган кеше нинди булып күзаллана? Ялгыз һәм мөстәкыйль. Көнбатыш мәдәниятенең тормышыбызга үтеп керүе безне кешеләрдән ерагайта. Бу процессны исә технологик үсеш тагын да тизәйтә. Хәзер бит ниндидер мөһим яңалыклар турында фикер алышыр өчен очрашу кирәкми, хис-кичерешләрне «смайлик» белән дә белдереп була. Видеоэлемтә бар. «Җанлы» аралашуның кирәге дә калмый. Бер яктан, технологияләр безгә зур мөмкинлекләр ачса, икенче яктан, кызганыч, кешеләр арасындагы дистанцияне һаман саен арттыра гына.

Дуслык турында кызыклы фактлар:

* Француз галимнәре фикеренчә, хәтта акулалар арасында да дуслык бар. Аларның кайберләре, башкалардан читләшеп, гел бергә йөри икән.

* Психологлар оялчан, үзләрен беркадәр сәер тоткан кешеләрне өйрәнгәннән соң шундый нәтиҗәгә килгән: алар белән дуслашырга теләүчеләр гадәттәгедән күбрәк була. Үзләрен сәер тотулары белән алар башкаларның игътибарын җәлеп итә.

* Хайваннарда, нәкъ кешеләрдәге кебек үк, дуслыкның нигезен кешенең үз фикерендә тора белү һәм фикердәшләрне туплый алу сәләте тәшкил итә.

* Галимнәр фикеренчә, дуслар белән күрешү сәламәтлек өчен файдалы. Дусларча аралашу вакытында кеше организмында гормональ фон яхшыра, борчулар кими.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре