Бүген Фәрит Мөхәммәтшин халык белән аралашты

Шигырьләрне төрки телләргә тәрҗемә итү, җир кишәрлегенә, юл төзелешенә бәйле мәсьәләләр. Дәүләт Советы Рәисе, «Бердәм Россия» партиясенең Татарстандагы төбәк бүлеге Секретаре Фәрит Мөхәммәтшин партия Рәисе Дмитрий Медведевның төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә халык белән аралашты.

Парламент башлыгына иң элек Казанда яшәүче шагыйрә, язучы Эльмира Шәрифуллина мөрәҗәгать итте. Ул – 37 китап авторы. Шагыйрә узган елда дөнья күргән «Талир тәңкә» шигырьләре җыентыгын Фәрит Мөхәммәтшинга тапшырды. Эльмира ханым бер китабын төрки телгә тәрҗемә итүдә ярдәм сорап килгән. Ул шулай ук татар галиме, этнограф, XIX гасыр мәгърифәтчесе Каюм Насыйриның тууына 200 ел тулуга багышлап язылган поэмасы буенча «Каюм коесы» кинофильмын төшерү идеясе турында сөйләп узды.

Шагыйрә, шигырьләрендә татар халкының күпкырлы традицияләре чагылдырылу сәбәпле, алар белән  төрки дөньяны да таныштыру йөзеннән, әйтик, казах, азәрбайҗан, үзбәк һәм якут телләренә тәрҗемә итү теләген җиткерде. Дәүләт Советы Рәисе бу мәсьәләне галимнәр, тәрҗемәчеләр, Казанда аккредитацияләнгән чит илләрнең консуллыклары катнашында карап тикшерүне тәкъдим итте.

Балтач районының Норма авылыннан Клара Сөләйманова җир мәсьәләсенә бәйле үтенечен җиткерде. Парламент башлыгы аның белән телефон аша аралашты. Үз эшен әле башлап кына җибәргән хосусый эшмәкәр быел июль аенда, бизнесын үстерү өчен, җир кишәрлеген арендага алган. Әмма кишәрлек уртасында трансформатор подстанциясе җитештерү комплексын төзүгә комачаулый икән. Аны күчерү мәсьәләсе сузылган. Фәрит Мөхәммәтшин бу мәсьәләне хәл кылуны контрольгә алды.

Әлмәт районының Югары Акташ авылында яшәүче Николай Рузанов исә авылындагы Суворов урамында юл төзү мәсьәләсен хәл кылуны сорады. Парламент башлыгы аның белән дә телефон аша аралашты. Мәсьәлә муниципаль хакимият органнары белән берлектә хәл ителәчәк

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре