Бүген, 11нче июльдә, Казанның Идел буе районындагы «Калейдоскоп» балалар паркында «Татарстанда җәй» бәйрәме узачак. Бәйрәм кунаклары өчен мастер-класслар, ишегалды уеннары һәм концерт программасы әзерләнде. Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Балалар паркы территориясендә казанлылар иҗади мастер-классларда, мини футбол буенча чемпионатта һәм ишегалды уеннарында катнаша ала. Паркта шулай ук «Игелекле Казан» АКбОдан хәйрия ярминкәсе һәм «Яшәү яме» проектыннан «Казаночка» тегү клубы эшләячәк.
Концерт программасы кысаларында кунаклар өчен Миләүшә Тәминдарованың Дәүләт камера хоры, Татарстанның атказанган артисты Марина Карпова, Татарстанның атказанган артисты Рөстәм Насыйбуллин, шулай ук Вахитов һәм Идел буе районнарының иҗат коллективлары чыгыш ясаячак.
Барлык теләүчеләрне «Калейдоскоп» балалар паркына 16:30 сәгатькә чакыралар. Керү ирекле.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез